Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сергей Коробейников: «Кызларым – минем байлыгым, горурлыгым, бәхетем»

Сергей Коробейников лаеклы, үрнәк әти генә түгел. Берничә ел элек хатыны вафат булгач, ул дүрт кызы белән берүзе кала һәм үзендә алга таба яшәргә көч табып, аларны лаеклы тәрбияләп үстерә.

Күптән түгел Владимир Путин үзенең боерыгы белән Әтиләр көнен булдырды. Ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Быел ул 17 октябрьгә туры килә. Бу бәйрәм баланы тәрбияләүдә әти ролен күрсәтү өчен булдырыла.

Балалар тормышында әтинең роле бәяләп бетергесез. Әтинең улы өчен дә, кызы өчен дә абруе зур. Ул баланы укырга, авырлыкларны җиңеп чыгарга, максатларына ирешергә этәрә. Ул сабыйга хатын-кыз бирә алмаганны бирә: үз гаиләсенең төп яклаучысы буларак ышаныч һәм иминлек тәэмин итә, баланы акыллы булырга, урынлы булмаган хисләргә бирелмәскә өйрәтә.

Үз балалары өчен чын таяныч булган әтиләр безнең шәһәрдә дә аз түгел. Шундыйларның берсе белән без бәйрәм алдыннан очраштык һәм балаларны тәрбияләүдә мөһим серләрен белдек.

Сергей Коробейников – башкалар өчен дә үрнәк булырлык әти. Ул үз кызлары өчен яраткан, мәрхәмәтле, гадел, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган әти генә түгел, ә берничә ел элек якты дөньядан киткән әниләре урынына калган кеше.

Сергей Васильевич Киров өлкәсендә, Нолинск шәһәрендә туган. Сергей бары 35 яшьтә, тормышын тулысынча үзгәртә алган кешене очраткач кына, гаилә корырга карар кыла. Аның булачак хатыны – Чистай кызы Ольга Сергейның туган шәһәрендә практика уза. Бер-берсен очраткан яшьләр үз язмышларын никах белән бәйләргә карар итәләр. Берникадәр вакыттан соң яшь гаиләдә кыз бала аваз сала, аңа Елена исеме кушалар.

Соңрак ирле-хатынлы Ольганың туган шәһәренә күченә.

– Без Чистайга 1986 елда, зур кызыбыз тугыз айлык чагында күченеп кайттык. Мондый карарга килүебезгә бер дә үкенмим. Биредә барысы да минем өчен инде күптән якын. Лаеклы ялга чыкканчы 22 ел мин сәгать заводының монтаж идарәсендә эшләдем, – дип сөйли Сергей Коробейников.

Чистайда аларның игезәк кызлары Мария һәм Анастасия дөньяга килә. Игезәкләр артыннан төпчек кызлары Виктория туа. Кечкенә балаларны ир белән хатын һәрвакыт бергә караган. Күп балалы әтинең әйтүенчә, ул беркайчан да бу вазифаны хатыны өстенә генә йөкләмәгән, ә һәрчак аңа ярдәм итәргә тырышкан.

– Без еш кына вакытны бергә үткәрә идек, гаиләбез белән урманга бара, балык тота, спорт белән шөгыльләнә идек. Әти-әниебез һәрвакыт актив яшәү рәвеше алып бардылар һәм моңа безне дә өйрәттеләр, – дип билгеләп үтә Анастасия Станкова.

Ир белән хатын 26 ел бергә тату гомер иткәннәр, әмма аннары аларның тормышын тамырдан үзгәрткән фаҗига килеп чыга – сөекле хатыны һәм кадерле әниләре якты дөньядан китә. Олырак кызлары ул вакытта инде мөстәкыйльрәк булсалар, иң кечкенәсенә нибары биш яшь була.

Дүрт бала белән берүзе калгач, Сергей Коробейников сынмый, алга таба яшәргә, кызларын үстерергә һәм тәрбияләргә көч таба. Килешәсездер, моны һәр ир-ат та башкара алмый. Аның ныклыгы, көчле холкы ир-атлар өчен генә түгел, ә күп кенә хатын-кызлар өчен дә үрнәк булып тора.

Олы кызларының инде күптәннән үз гаиләләре бар, ә кечкенәсе 10нчы сыйныфта укый, югары уку йортына укырга керергә әзерләнә. Хәзер аларның зур тату гаиләсе бар, алар бер-берсенә ярдәм итәләр, шатлыклы һәм борчулы мизгелләрне бергә бүлешәләр.

– Иң авыр мизгелләргә бирешмәскә сезгә нәрсә ярдәм итте?

– Мөгаен, җаваплылык хиседер һәм хәтта ниндидер үҗәтлек тә булгандыр. Мин һәрвакыт шундый кагыйдәгә таяндым: әгәр син гаилә коргансың икән, аны сакла. Өйләнү – ярты эш, иң мөһиме гаиләне саклап калу, сөйгән ярыңа да, балаларыңа да тугры булу. Беркайчан да үземә төшенкелеккә бирелергә юл куймый идем, һәрвакыт үземне нык тоттым. Минем өчен иң авыры – балаларымның әни мәхәббәтеннән һәм назыннан мәхрүм калуларын аңлау. Мин моны әтиләрчә, кулымнан килгәнчә, тулыландырырга тырыштым.

Аның өлкән кызлары билгеләп үткәнчә, әтиләренең ныклыгына әнисе белән ничек яшәве, аның тормышка һәм төрле кыенлыкларга мөнәсәбәте дә йогынты ясаган.

– Әни озак еллар бергә яшәп, аны бирешмәскә өйрәтте, ә иң мөһиме – үз-үзеңә һәм үз көчеңә

ышанырга. Ул гаиләне нык тотты, көчле, акыллы иде һәм һәрчак үз дигәненә ирешә иде. Язмыш кушуы буенча, бер мизгелдә әтиебез биш яшьлек кечкенә сабый һәм без – өч олы кызы белән ялгыз калды һәм аңа берүзенә безне үстерергә туры килде. Үҗәтлек, бервакытта да бирешмәскә кирәклекне аңа әни өйрәтте. Аның ярдәме белән ул кызларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белә иде һәм бу аңа әлеге хәлне җиңелрәк кабул итәргә ярдәм итте, – ди кызларның берсе Мария Исупова.

Сергей Васильевич әйтүенчә, тормышта төрле хәлләр була һәм кызларны тәрбияләү һәрвакытта да җиңел булмый. Әмма ул алар белән һәрчак уртак тел таба алган.

– Әлбәттә, авыр вакытлар да булды, кызларның да шук вакытлары бар иде һәм еш кына алар өчен борчылырга да туры килде. Әмма без бер-беребезне аңларга тырыштык, – дип билгеләп үтә Сергей Коробейников.

– Әти безне бервакытта да төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтте. Тормыш нинди генә борылыш алмасын, юлыңда нинди генә киртәләр очрамасын, барысын да кичереп, җиңеп була. Әтинең яраткан сүзләре «акыллы фикер һәрвакыт җиңәчәк». Ул безне үзара дус булырга, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтте. «Бергә булганда гына без көчле» шигаре белән яшибез, – дип сөйли гаилә кыйммәтләре турында Виктория Коробейникова.

– Без бер-беребез белән көнгә 24 сәгать, атнасына 7 көн элемтәдә торабыз. Безнең һәркайсыбыз кыз туганына теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә һәм киңәш яки ярдәм сорый ала, – ди Анастасия.

Үрнәк әти үзенең дус-тату кызлары белән горурлануын һәм аларның һәркайсын ихлас яратуын әйтте.

– Миңа кыз балалар тудырганы өчен Ольгага чиксез рәхмәтлемен. Аларның дүртәү булуына мин бик сөенәм! Кызларым – минем байлыгым, горурлыгым, бәхетем.

Сергей Васильевич искиткеч әти генә түгел, ә кайгыртучан бабай да. Хәзер аның дүрт оныгы үсеп килә. Ул аларны тәрбияләүдә бик теләп катнаша, кызларына ярдәмгә килергә һәм оныклары белән утырырга әзер.

Аларның гаиләләрендә үткәнгә аеруча зур игътибар белән карыйлар, җылы хатирәләрне үз эченә алган фотоальбомнарны саклыйлар. Гаилә башлыгы, аның кызлары, оныклары зур табын артына җыелырга, альбомнар карарга һәм үткәннәрне искә алырга яраталар.

– Үз туган җиреңне, тамырларыңны белү һәм үз гаиләңнең тарихын балаларыңа, оныкларыңа тапшыру мөһим. Һәр кеше үзенең нинди гаиләдә барлыкка килүен, ата-бабасының кем булуын, гаиләсендә нинди гореф-гадәтләр салынуын белергә тиеш. Бу бик мөһим, – дип билгеләп үтә Анастасия.

Форсаттан файдаланып, без тәҗрибәле, үрнәк, күп балалы әтидән: «Чын әти нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» – дип кызыксындык.

– Төрле сыйфатларга ия булырга тиеш. Әгәр балаларны ялгыз үстерергә туры килә икән, әти дә, әни дә булырга туры килә. Ә иң мөһиме – үз балаларың белән һәрвакыт гадел булырга, беркайчан да икейөзләнмәскә һәм алар белән аңлашып яшәргә тырышырга кирәк, – диде Сергей Васильевич.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев