Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсеп килүче буын турында кайгырту – һәркемнең бурычы

Чистай муниципаль районының балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм җинаятьләрне кисәтү, булдырмау буенча барлык профилактика субъектларының эше узган атнада 1 нче лицейда узган шәһәр прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында яңгырады.

Киңәшмә үткәрү өчен әлеге уку йортын сайлау очраклы түгел, чөнки шәһәрдә уку йорты яхшы дип саналса да, анда укучылар катнашында соңгы хокук бозу очраклары "1 нче лицей" муниципаль белем бирү учреждениесендә проблемалар булуы турында раслый һәм аларны киләчәктә булдырмау буенча барлык чараларны күреп, хәл итәргә кирәк.
Шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов үз чыгышын әлеге уку йорты диварлары артында анда белем алучы ике укучының агымдагы елның октябрендә сугышу очрагына анализ ясаудан башлады. Йодрыклар ярдәмендә мөнәсәбәтләрне ачыклауны яшүсмерләрнең сыйныфташлары күзәткән, алар үз кәрәзле телефоннары камераларына моны төшергәннәр һәм Интернет челтәренә урнаштырганнар. Әлеге шаккатырлык очрак шәһәр прокуратурасында яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары катнашында каралды.
Моннан тыш, эшче төркем утырышында агымдагы елның 1 ноябренә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек мәсьәләләре, 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән "ТРда балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны булдырмау буенча чаралар турында"гы 71 нче номерлы ТР законының үтәлеше каралды, балигъ булмаганнарны, наркомания, токсикомания, эчкечелек белән авыраучыларга медицина күзәтүен оештырган вакытта закон таләпләренең үтәлеше буенча балалар табиб-наркологы эшенә бәя бирелде. "Чистай политехника көллияте" дәүләт автоном белем бирү учреждениесе администрациясе тарафыннан агымдагы елның 26 октябрендә прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча укучылар белән кисәтү эшен тиешенчә оештырмау өлкәсендә ачыкланган бозуларны бетерү буенча укыту-производство эше буенча директор урынбасары Л. Волкова тыңланды.
Киңәшмә нәтиҗәсе булып үсеп килүче буынны тәрбияләү, балаларның төп гомуми белем алуы өчен шартлар булдыруда ата-аналарның җаваплылыгы, тормыш иминлеген, сәламәтлекне саклауны, баланың әхлаклылыгын, белем бирү учреждениесе диварларында тискәре йогынтыдан яклауны тәэмин итүгә кагылган мәсьәләләрне хәл итү юлларын кабул итү булды.
Үсеп килүче буын, аның үсеше турында кайгырту - тулаем җәмгыятьнең бурычы һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче барлык органнарга һәм учреждениеләргә үз эшләрен нәкъ менә шуннан чыгып башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев