Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Счетлар буенча түләр вакыт җитте

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы муниципаль район башкарма комитетында узды. Аны комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гобәев шәһәр прокуроры Р.Хәкимҗанов белән бергә үткәрде.

Хәзер ике тарифлы электр исәпләгечләрне яңадан программалаштыру буенча эш алып барыла. "Жилищник-2" һәм "Ваш дом" фирмаларында 1,8 миллион сумга эшләр башкарылган, ә калган ике торак оешмаларында 1,2 миллион сумга эшләр башкарасы бар. М.Гобәев әйтеп үткәнчә, электр энергиясен өзү бурычны түләтү өчен менә дигән сәбәп. Мәсәлән, комиссия утырышында электр энергиясенә үзлектән тоташу хәзер административ хокук бозуга тигезләшә дигән карар кабул ителде һәм шундый хокук бозулар буенча беркетмәләр штраф салу өчен полициягә һәм административ комиссиягә җибәреләчәк. Тормыш күрсәткәнчә, мондый сис­тема эшли инде, ноябрь аенда бурычлылар ярты миллионнан артыграк акча түләделәр. Кызыклы тенденция күзәтелә - 10-15 мең бурычлары җыелган кешеләр аны түлиләр, ә менә 20 меңнән артыграк бурычлары булганнар түләргә ашыкмыйлар. Шуңа да торак-коммуналь хезмәтләр буенча 20 меңнән артыграк бурычлары булган яшәүчеләр буенча төп эш алып барылырга тиеш.
Узган атнада суд приставлары ничек эшләделәр? 25 бурычлының мөлкәтенә арест салынды, 20дән артык көнкүреш техникасы приборлары сату өчен җибәрелде. М.Гобәев социаль яклау һәм пенсия фонды идарәләре вәкилләренең шәһәрлеләр һәм авыл халкы белән, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия, пенсия алучылар буенча бурычларны кап­лау өлешендә эш алып барылуы турындагы тәкъдимнәрен тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев