Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаучылар фикеренә колак салырга

РФ Дәүләт Думасы депутатлары үз сайлау округлары буенча актив эшли башладылар. Шуларның берсе, Александр Сидякин чистайлылар белән очрашты.

Александр Геннадьевич 1977 елның 17 ноябрендә туган, Россия Федерациясе Федераль Җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары булып тора.
Иң элек Дәүләт Думасы депутаты казанлыларны кабул итә, ә пәнҗешәмбе көнне Чистайга килә. Бернинди реклама булмаса да, кешеләр аның килүе турында үзләре белгәннәр һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең башкарма комитетына кабул итүгә язылганнар.
Чистайлыларның депутатка сораулары шактый булды. Шулай, Г. Каюмова 2005 елның 1 мартыннан соң мөрәҗәгать иткән инвалидларга торак бирү белән кызыксынды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Р. Харитонова тыл хезмәтчәннәрен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерергә һәм сугыш вакытында эшләгән балаларга аерым статус бирергә тәкъдим итте.
Әлбәттә, депутатка бирелгән төп сораулар торакка кагылышлы булды. Бу Н. Филиппованы, әфган сугышында катнашкан А. Сурковны кызыксындырды. Н. Федянинаны ятим балаларны торак белән тәэмин итү борчый. Авылда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, капиталь ремонт һәм тузган торактан күчерү буенча да сораулар бирелде. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләргә элеккеге ставкаларны кайтару, су буенча ОДН, инвалид бала өчен протезлар сатып алуда ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде.
Кайбер мәсьәләләр буенча ТР Премьер-министрына, ТР прокурорына, муниципаль район башлыгына, республика министрлыклары һәм ведомстволарына депутат соратып алулар әзерләнде.
Александр Геннадьевич даими нигездә чистайлыларны кабул итүне алып барырга һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча сорауларның ничек хәл ителүен күзәтергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев