Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саубуллашып аерылышу көне җитте

Әле кичә генә алар мәктәп парталары артында утырдылар, такта янына чыктылар, өй эше әзерләделәр... Ә бүген исә мәктәп белән хушлаштылар һәм яңа тормышка ышанычлы адым ясадылар. Шимбә көнне «Чистай» мәдәни үзәгендә чыгарылыш балы булды.

Бу көн бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да иде. Иртәдән үк чыгарылыш укучылары түземсезләнеп кич җитүен көттеләр, җентекле әзерләнделәр, кием сайладылар.
Быел Чистай районында 307 егет һәм кыз мәктәпне тәмамлады. Шуларның 55е «Укуда аерым казанышлары» дигән медальләр белән бүләкләнде, ә 11 чыгарылыш укучысы БДИ буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен шул ук исемдәге республика медаленә ия булды. Кызганычка каршы, барлык БДИ нәтиҗәләре әле билгеле түгел, шуңа күрә медаль дәгъва итүчеләрнең саны артырга мөмкин.
Ләйсән Хәйретдинова, 1нче лицей укучысы, рус теле буенча 100 балл җыйган:
- Мәктәп, дуслар белән аерылышу моңсу, - дип билгеләп үтә кыз. - Алар минем өчен туган кешеләремә әверелделәр. Алда чыгарылыш укучылары тормышында тагын бер кат­лау­лы этап - югары уку йортына укырга керү. Мин Казанга яки Мәскәүгә астрофизикка укырга керергә планлаштырам.
Чыгарылыш укучылары үзләренә төбәп әйтелгән җылы сүзләрне тыңладылар. Тантаналы вакыйга белән аларны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Госман Нәбиуллин, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең башкарма сәркатибе Александр Барышев, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, шулай ук депутат Виктор Смыков ярдәмчесе Николай Бочкарев котладылар.
- Сезнең арагызда талантлы малайлар һәм кызлар шактый, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. - Сез олимпиадаларда җиңүчеләр булдыгыз, безнең районыбыз һәм шәһәребезнең абруен күтәрдегез. Сезгә күңелегезгә ошаган һөнәр сайлавыгызны, һәрберегезгә дөрес юл табуыгызны, үз шәһәрегезне, үз туганнарыгызны һәм якыннарыгызны онытмавыгызны телим.
Бу кичә чыгарылыш укучылары өчен генә түгел, ә аларның укытучылары, әти-әниләре өчен дә дулкынландыргыч булды. Алар үз балалары өчен чын күңелдән борчылдылар, алар белән бергә мәктәп юлын үттеләр, имтиханнар биргәндә көч өстәп тордылар.
Тантаналы чара җылы, дустанә атмосферада үтте. Экранда кызларның һәм егетләрнең бала чакта һәм мәктәп елларында төшкән фотолары күренеп китте. Алар чыгарылыш укучыларының йөрәкләрен хатирәләр белән тулыландырды.
Кичә чыгарылыш балының иң яхшы традицияләрендә үтте. Матур, бәхетле парлар вальста әйләнделәр. Биюләр, җырлар, шатлык һәм сагыш тулы күз яшьләре булды һәм, әлбәттә, күңел түрендәге иң матур теләкләр язылган шарларны күккә очырдылар, ә теләкләр, һичшиксез, тормышка ашарга тиешләр! Гадәткә кергәнчә, кичәге мәктәп укучылары таңны каршы алдылар, алар өчен махсус бәйрәм салюты булды.
Алда егетләрне һәм кызларны югары уку йортына укырга керү, олы тормыш юлы көтә. Ул бәхетле һәм матур булыр дип ышанасы килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай