Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алу «сюрприз» белән булган

Интернет-кибеттә товарны уңышсыз сатып алганнан соң, хатын-кыз акчаны кире кайтаруны таләп итә.

Өч ай элек Татьяна уңышсыз сатып алу башкарган. Көнкүрештәге эшләрне җиңеләйтү һәм вакытны янга калдыру өчен, хатын-кыз телекибеттә робот-тузан суырткычка заказ биргән. Әмма тиздән акчаны юкка сарыф иткәнен аңлаган.

– Чүп-чарны идәннән мөстәкыйль җыеп алучы түгәрәк тузан суырткыч турында минем күптәннән ишеткәнем бар. Яңалыкны мин яратам, телекибеткә берничә тапкыр заказ да биргәнем булды, әйберләрнең сыйфаты белән һәрвакыт канәгать идем. Миңа, еш заказ бирүче клиент буларак, кайчагында консультантлар үзләре шалтыраталар. Бу юлы алар миңа «бриллиант» клиент булуымны хәбәр иттеләр һәм робот-тузан суырткычка яхшы ташлама тәкъдим иттеләр, шулай ук бүләккә пульс үлчәгеч тә вәгъдә иттеләр. Бу мине сатып алу башкарырга этәрде. Беренче тапкыр кулланганнан соң ук тузан суырткычның начар эшләвен аңладым. Аңа чәч эләгүгә, ул эшләүдән туктый, чүптән чистартып торырга кирәк. Бу бик уңайсыз, – дип сөйли хатын-кыз.

Ул өч ай инде кибеткә сатып алган товарны кире кайтарырга һәм акчасын алырга омтыла. Әлегә кадәр мәсьәләне мөстәкыйль, тыныч юл белән хәл итә алачагына өметләнгән. Әмма кибет белән элемтәгә берничек тә керә алмый, трубканы алучы юк.

– Эләгеп булмый, шалтырату өзелә. Интернет-кибеттән сатып алынган сыйфатсыз товар буларак тузан суырткычны кире кайтарырга мөмкин, дип ишеттем. Элеккеге кебек үк, ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать иттем, – дип билгеләп үтә Татьяна.

Вакыйгаларның алга таба үсеше турында безгә Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйләде.

– Безнең практикада кулланучының Интернет аша сатып алынган товарның сыйфатына карата шикаятен караганда, сатучының адресы булмаган яки дөрес күрсәтелмәгән очраклар да булды. Шуңа бәйле рәвештә, дәгъваны беркемгә дә белдереп булмый. Бу охшаш очрак. Татьянаның чекны саклап калуы яхшы. Анда товар саткан агентның ИННны күрсәтелгән. Бу безгә сатучының яшәү урынын табарга ярдәм итте, без аның адресына дәгъва яздык һәм җибәрдек, – дип аңлатма бирде Владимир Михайлович.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә, Интернет-кибет аша сатып алынган товарны, куллану үзлекләре, товар кыяфәте, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, кире кайтарырга мөмкин. Бары моны товарны алганнан соң 7 көн эчендә эшләп була. Шулай ук кулланучы товарны алганчы аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Бу очракта вакыт узган инде. Әмма монда да җаен табып була.

– Сатып алучыга язма рәвештә кире кайтару кагыйдәләре турында мәгълүмат бирмәгәннәр, димәк, аңа өч ай эчендә товарны кире кай-тарырга мөмкин. Сатып алучы сүзләренә караганда, тузан суырткыч һәр 10 минут саен эшләүдән туктый. Ә товарда җитешсезлекләр булса, гомуми кагыйдәләр эшли. Сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары бушлай ремонтка гына исәп тотарга мөмкин. Әгәр җитешсезлек ка-батланса яки ремонт вакыты 45 көннән артып китсә, кулланучы килешүне өзүне яки товарны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Бу очракта сатучы товарны кабул итәргә һәм аның сыйфатын тикшерергә тиеш, – дип йомгак ясый Владимир Еремеев.

 

Саннар

Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданнардан 294 мөрәҗәгать кергән, шуларның 114е – язмача. Агымдагы елның 2 аенда гражданнардан 50 мөрәҗәгать кергән, шуларның 15е – язмача. 2020-2021 елларда гражданнар та-рафыннан Интернет аша товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны бозу мәсьәләсе буенча 4 язмача мөрәҗәгать кергән.

 

Белү мөһим!

Онлайн-кибет бары тик сатып алучы гына файдалана ала торган то-вардан кала, барлык товарларны да диярлек кабул итәргә тиеш. Са-тучы зәркән эшләнмәләрен дә, техник яктан катлаулы товарларны да, транспорт чараларын да кабул итәргә бурычлы. Моның өчен кулланучы товарның куллану үзлекләрен һәм тышкы кыяфәтен саклап калырга, ягъни товарда бернинди кителгән, тырналган урыннар, таплар булырга тиеш түгел һәм алга таба сатып алу фактын раслаучы документ күрсәтергә тиеш. Гадәттә, чек, банктан өземтә һәм хәтта шаһит күрсәтмәләре дә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев