Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санлы приставкага чыгымнарны компенсациялиләр

14 октябрьдә Россиядә цифрлы телевидениегә күчтеләр, бу сурәтнең сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде.

Санга күчү халыкка яхшы сыйфатлы 20 каналны түләүсез карау мөмкинлеге бирде. Санлы телевидениене карау өчен күпләр кирәкле җиһазлар, шул исәптән санлы приставкалар һәм антенналар сатып алган. Гражданнарның кайбер категорияләре акчаны кире кайтаруга исәп тота ала.  Компенсация ТР Министрлар кабинеты карары белән каралган.

– Компенсацияне күп балалы гаиләләр, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән, инвалид балалары булган һәм балага айлык пособие алучы гаиләләр алырга мөмкин. 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерлар да (пенсионерлар гаиләсендә) цифрлы приставка өчен компенсация алу хокукыннан файдалана ала. Түләүләрне җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар да (инвалидлардан торган гаиләләр) алырга мөмкин, – дип аңлата Чистай районындагы 43нче матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Ольга Егорова.

Компенсацияләрне түләү бара. Аның күләме санлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясенә тиң, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмый.

– Без, югарыда күрсәтелгән катего­рияләргә караган аеруча мохтаҗ кешеләрне сайлап алу өчен, район башкарма комитеты белән берлектә зур эш башкардык. Нәтиҗәдә, 325 кеше ачыкланды, шуларның 213е компенсация алды инде, – дип сөйли Чистай халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова.

Компенсация билгеләү өчен документлар тапшырырга өлгер­мәүчеләргә ашыгырга кирәк. 1 декабрьгә кадәр Урицкий урамы, 45 адресы буенча урнашкан (тел. 5-33-98) республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белешмә

Компенсация билгеләү өчен түбәндәге документлар кирәк:

– йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәрге өч айдагы керемнәрен раслый торган документлар;

– санлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен сатып алынган санлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев