Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санитар чистарту буенча икеайлык башланды. Якын-тирә территорияләргә аерым игътибар бирергә кирәк

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – санитар чистарту икеайлыгы, 2020 елда Чистай җирлекара үзәк китапханәсе эшчәнлеге, вакытлы басмаларга язылу ункөнлеге, агросәнәгать комплексы эше, оператив хәл.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда алып барды.

Китапханәләр фондлары тулылана

Чистай җирлекара үзәк китапханәсенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Герасимова сөйләде. «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенә 36 китапханә керә: 1 үзәк, 1 балалар, 5 шәһәр һәм 29 авыл китапханәсе-филиаллар, 18 китапханә пункты эшли. Китап фонды 448 133 данә тәшкил итә. Бер кешегә 5,9 китап туры килә, бер укучыга – 15,3. Китапханәләр фондлары даими тулылана.

Узган ел җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда катнашканнар, аларның кайберләрендә шактый уңышлы чыгыш ясаганнар. Шулай, «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсында 6нчы филиал – Гаделша авыл китапханәсе хезмәткәре Рәзилә Сәгутдинова иң яхшылар рәтендә.

Газетага ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге бар

Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге башлануы турында «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай – информ»ның баш мөхәррире – җитәкчесе Наталья Данилова сөйләде. 5 апрельдән 2021 елның икенче яртыеллыгына гадәткә кергән язылу ункөнлеге старт алды. Ташламалы язылу кампаниясе 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасына киметелгән бәядән язылырга мөмкин.

Язгы кыр эшләре башлануга әзерләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Һәр көн игенчеләрне язгы кыр эшләре башлануга якынайта. Якын арада район кырларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча беренче эшләр башланачак.

Минераль ашламалар туплау буенча хуҗалыклар узган елгыдан яхшырак эшләгәннәр.

Чәчүлекләр структурасына килгәндә, хуҗалыкларга 55 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 9 мең гектарда – көнбагыш, 12 мең гектарда – рапс, 45 гектарда – бәрәңге һәм яшелчә, 23 мең 500 гектарда азык культуралары чәчәргә кирәк булачак.

5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган, берсе – кабат

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 6 хәбәр кергән. Сводкада – урлашу, ялган документлар сату, административ күзәтчелекне бозу, исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү, наркотик чаралар тартып алу, исерткеч эчемлекләрне законсыз сату. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 230 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4. 16 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 412 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 7.

Ахырда Эдуард Хәсәнов 1 апрельдән район территориясендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алуын искәртте. Предприятие һәм оешма коллективларын, чистайлыларны анда актив катнашырга чакырды. Якын-тирә һәм беркетелгән территорияләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев