Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саналыр чак җитте

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең моны берничә ысул белән башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Быел массакүләм сораштыруны өч төрле ысул белән: компьютер яки смартфон аша онлайн; исәпкә алучының килүен өйдә көтеп торып; якындагы стационар исәпкә алу участогына яки күпфункцияле үзәккә барып узарга мөмкин.

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр нең бердәм порталында» «Халык санын алуда катнашу» хезмәте гамәлдә, анда стандарт яки расланган исәпкә алу язуы булганнар әлеге процедураны уза алалар.

Халык санын алу барышында халыкка 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Гражданнарның үзләренә һәм йорт хуҗалыгының барлык әгъзаларына, шул исәптән мобиль кушымтада исәпкә алу битләрен мөстәкыйль тутырырга мөмкинлек бирелә.

Кайбер чистайлылар бу мөм кин лектән халык санын алу башлануның беренче көненнән үк файдаланганнар.

– Исәпкә алуны мөстәкыйль рәвештә узу җиңел булып чыкты. Бары расланган исәп язуы гына кирәк, калганы җиңел эшләнә. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык санын алу – 2021» кушымтасын таптым һәм исәпкә алу битләрен тутырдым. Өстәвенә, үзем һәм якыннарым өчен. Чөнки биредә бергә яшәүче барлык гаилә әгъзаларына мәгълүматны тутырып, бер код алырга була. Бу бик җайлы һәм тиз, исәпкә алучыны көтеп торырга һәм без өйдә булмаганда килүе турында борчылырга кирәкми. Моннан тыш, катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бу әле өстәмә куркынычсызлык чарасы да, – дип саный Эльмира Хәйдәрова.

Исәпкә алуда катнашуны раслау өчен, респондентларга җанисәп алучыга халык санын алуда катнашуны раслаучы код яки QR-код күрсәтергә кирәк булачак. Моны исәпкә алучы өегезгә килгәч яки стационар исәпкә алу участогына мөстәкыйль барып эшләргә була.

Әмма Дәүләт статистикасы бүлегендә хәбәр итүләренчә, QR-кодларны «уку» белән проблемалар килеп чыккан һәм хәзер өзеклекләрне бетерү буенча эшләр алып барыла.

Чистайда урнашкан стационар исәпкә алу участогына Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов та барды. Ул учас ток эше белән танышты, контролерлар белән аралашты.

– Теләгән һәр кеше монда исәпкә алуны уза яки онлайн-исәпкә алу узу турында үз кодын күрсәтә ала. Стационар участок көн саен иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр, хәтта шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшли, – дип билгеләп үтте Чистай шәһәрендә Дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Зөлфия Морадымова.

Чистай районында халык санын алуны үткәрүдә барлыгы 23 конт ролер, 136 исәпкә алучы, 1 район дәрәҗәсендәге инструктор катнаша.

– Һәр контролерда 5-6 сан алучы теркәлгән. Ул аларның эшен тулысынча координацияли, исәпкә алучыларда авырлыклар тудырган сорауларга җавап бирә, – дип ассызыклады Зөлфия Хәмзә кызы.

Йорт саен йөрер алдыннан бер ничә көн кала исәпкә алучылар өстәмә инструктаж уздылар. Аларга җиһазлардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлаттылар, йорт саен йөреп, кешеләр белән арлашканда, нәрсә эшләргә, сораштыруны ничек үткәрергә кирәклеген аңлаттылар.

 

Күрсәтмәләр бирер алдыннан җыелучыларны Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сәламләде.

– Хөрмәтле исәпкә алучылар, бүген Бөтенроссия халык санын алу башланган истәлекле көн – ул ун елга бер тапкыр үткәрелә торган мөһим дәүләт чарасы. Сезнең җилкәгездә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки сезгә 70 меңнән артык кешедән сорашырга һәм мәгълүмат тупларга кирәк. Билгеле, сезне алда бик зур эш көтә. Шуңа күрә барыгызга да уңышлы эш телим һәм сезнең бу эшне башкарып чыгуы гызга ышанам, – диде Константин Валентинович.

Исегезгә төшерәбез, исәпкә алучылар үз участокларындагы торак йортларны 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр йөреп чыгачаклар. Алар Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуны узмаучыларны сораштырачак лар, шулай ук интернет-исәпкә алуны узуны раслау кодларын чагыштырачаклар.

 

Безнең белешмә

Халыкка уңайлы булсын өчен 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Чистайда, Чистай Выселкасы, Данауровка, Каргалы, Александровка авылларында стационар исәпкә алу участоклары эшли.

Иң зур исәпкә алу участогы Чистайда, Л.Толстой ур., 157, 2нче кат, 222нче кабинет адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 9-35-75, 9-35-76, 9-35-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев