Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Самир безне сокландырып тора

    Самир Камалов 2010 елның 20 гыйнварында Чистай шәһәрендә туган. Кечкенәдән үк шаян, шук бала булып үсә, җырларга, биергә ярата. Әлеге һөнәрләре үскән саен ачыла гына бара аның.

    Шәһәребезнең 27нче номерлы балалар бакчасына йөргәндә дә төрле конкурсларда катнашып, якыннарын, тәрбиячеләрен шатландырып тора. «Мир - детство» исемле конкурста катнашып, «Әнием» җыры белән беренче, «Әкиятләр иле» дигән музыкаль әкияттә икенче урынны яулый.
    Хәзер инде ул шәһәребезнең 1нче номерлы мәктәбенең беренче сыйныфында белем ала, тырышып уку белән беррәттән, үзенең яраткан шөгыльләрен дә дәвам итә. Әйтик, күптән түгел генә Менделеевск шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән «Ты - уникален» дигән конкурста Лия Шамсинаның «Дусларым» дигән җыры белән беренче урынга һәм кубокка лаек булды. Билгеле, әлеге җиңү аның һәм якыннары өчен зур шатлык булды. Самир җырга- моңга гашыйк бала буларак, киләчәктә үзен баянчы итеп тә күз алдына китерә. Ул музыка мәктәбенә баянда уйнарга өйрәнергә дә йөри. Спорт белән дә бик дус Самир, «Батыр» спорт комплексында каратэ белән шөгыльләнә.
    Балаларга дөрес тәрбия бирү­дә динебез: догалар өйрәнү, мәчеткә йөрү дә бик зур ярдәм итә. Самир да атнасына ике тапкыр «Нур» мәчетенә укырга йөри. Киләчәктә дә туры юлдан тайпылмыйча, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укып, булган сәләтләрен үстереп, яңадан - яңа, зурдан-зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: