Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымнарны түләргә өлгерегез!

Ел азагы Федераль салым хезмәте өчен кызу чор, бу вакытта милеккә салым җыю буенча кампания гамәлдә.

Без физик затларга милек салымы салуга кагылышлы барлык нечкәлекләрне  Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче номерлы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Алексей Сысуевтан белешергә булдык.
– Алексей Юрьевич, 2018 елда милек салымын кайчан түләргә кирәк?
– Салым буенча белдерү кәгазьләре милек салымнары түләү сроклары җитәргә 30 эш көне кала җибәрелә башлый. Быел аларны 3 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
– Салым буенча белдерү кәгазе килмәгән очракта нишләргә?
– Нигездә, мөлкәт хуҗасын салым түләүдән тулысынча азат итүче салым ташламасы, салым чигерүе, закон тарафыннан билгеләнгән башка нигезләмәләр булса, шулай ук белдерү кәгазендә күрсәтелә торган салым йөкләмәләренең гомуми суммасы 100 сумнан ким булса, белдерү кәгазьләре мөлкәт хуҗаларына җибәрелми. Әмма почта белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» булган гражданнарга белдерү кәгазьләрен электрон формада җибәрәчәкләр. Аны алу өчен үзегезнең «Шәхси кабинеты»гызга керергә кирәк. Салым буенча белдерү кәгазьләре алмаган гражданнарга ашыгыч рәвештә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Белдерү кәгазе югалган очракта нишләргә?
– Әгәр салым түләүче белдерү кәгазен югалткан булса, аны теләсә кайсы салым инспекциясеннән яңадан алырга мөмкин. Шулай ук аны салым хезмәтенең сайтында «Шәхси кабинет»тан да чыгартып алырга мөмкин.
– Салымны милектә булмаган объектка җибәрү очраклары буламы?
– Бу очракта салым түләүчегә ирек­ле формада гариза язарга кирәк. Анда кайсы белдерү кәгазендә (номер һәм дата) һәм кайсы объектка карата дөрес булмаган мәгълүмат булуын күрсәтергә кирәк. Җир учас­тогы яки күчемсез милек объекты буенча мәгълүматка төгәллек кертелгән очракта, аның тулы адресын һәм кадастр номерын күрсәтергә кирәк. Транспорт чарасына – аның теркәлү номеры буенча мәгълүматка төгәллек кертелгән очракта, гаризаны салым органнарына үзегезгә уңайлы ысул белән җибәрергә кирәк.
– Салым буенча белдерү кәга­зендә гражданин хуҗа булган объект буенча салым билгеләнмәгән очракта нишләргә?
– Инспекциягә теркәүче органнардан салым салына торган объектларга милек хокукы барлыкка килү турында мәгълүмат кермәгән очракта, салым билгеләнмәскә дә мөмкин. Бу вакытта салым түләүче шундый очрак турында салым инспекциясенә бер тапкыр хәбәр итәргә тиеш.
– Җир салымы буенча нинди чигерүгә җир участогының салым базасын (кадастр бәясен) киметергә мөмкин?
– 2017 елдан башлап салым базасы җир участогының 600 квадрат метр кадастр бәясе күләменә кими. Шулай, әгәр участок мәйданы 6 сутыйдан күбрәк тәшкил итмәгән очракта – салым алынмаячак, ә 6 сутыйдан артык булса – салым калган мәйданга исәпләнәчәк.
– Әлеге чигерү кемнәргә кагыла?
– Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына, I һәм II төркем инвалидларга, балачактан инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, Чернобыль АЭСында радиация тәэсиренә эләккәннәргә, төш һәм термо-төш коралы сынауларында, атом-төш җайланмалары бетерүдә катнашканга, нурланыш алган яки нурланыш авыруы кичергән яки атом-төш җайланмаларының теләсә нинди төрләре белән бәйләнгән затларга, шулай ук барлык пенсионерларга кагыла.
– Алексей Юрьевич, районда мөлкәт салымы җыю буенча эш ничек тора?
– Ноябрь башына транспорт салымын җыю – 52,2 процент, милек салымы 51,1 тәшкил итте. Милеккә салымны иң актив Четырчы (82,5%), Мөслим (79,9%), Олы Талкыш авыл җирлекләре (74%) халкы түли. Җир салымын җыю 47,5 процент тәшкил итте. Шәһәр һәм район халкына салымнарны вакытында түләү үтенече белән мөрәҗәгать итәсем килә. Түләү срогы тәмамлануга аз вакыт калып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев