Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Салым җыю, үстерелгән продукцияне сату, төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр

    Узган атнада Луч поселогында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

    Анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы администра ция сенең структур подразделениеләре, хәрби комис- сариат җитәкчеләре катнаштылар. Елга йомгак ясадылар һәм хәл ителмәгән проблемалар турында сөйләштеләр. 2017 ел өчен авыл җирлекләре тарафыннан бюджетны үтәү һәм салым җыю турында муниципаль районның финанбюджет палатасы рәисе Наталья Карманова хәбәр итте.

    - Салым җыю буенча 1 ноябрьгә иң авыр хәл Четырчы авыл җирлегендә - 46 процент, иң югары күрсәткечләр Татар Ялтанында һәм Татар Сарсазында, - дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

    - Кайбер авыл җирлекләрендә салым җыю проценты түбән булуы агрофирмаларның физик затлар алдында бурычлы булулары белән бәйле, шуңа кү рә башлыкларга бу юнәлеш- тә җентеклерәк эшләргә кирәк. Мөлкәт салымын җыю буенча эш турында Федераль салым хезмәтенең районара инспек- циясе начальнигы урынбасары Евгений Суслов сөйләде. Ул са- лым түләү срогының 1 декабрьгә кадәр булуын искә төшерде, шуннан соң мәҗбүри түләттерү чаралары башланачак. Авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм хуҗалык итүнең кече форма- ларын үстерү буенча эш турында Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин хәбәр итте.

    - Элек фермерлар продукцияләрен кибетләрдә сату өчен сатып алмауларыннан зарлана, кооперативлар бул- дырырга кирәклеген әйтә иделәр.

    Бүгенге көндә без шәһәр һәм районның эре сәүдә челтәрләренең берсенә чык- тык, ул безнең белән эшләргә һәм хуҗалардан артып кал- ган яшелчәләрне сатып алыр- га теләк белдерде. Хәзер әлеге проблеманың хәл ителүе безнең шушы тәкъдимгә никадәр тизрәк ризалашуы- бызга бәйле, - дип билгеләп үтте Иван Петрович. Авыл җирлекләренең тагын бер проблемасы - торбалардан су агып чыгу. Су белән тәэмин итү һәм авыл җирлекләрендә яңа объектлар төзү турында «Район суы» оешмасы директоры Сергей Шарнин сөйләде.

    Ул 2018 елда фирманың яңа техника сатып алырга план- лаштыруын билгеләп үтте, әлеге җайланма торбалардагы тишекләрне сыйфатлы ямарга һәм суның агып чыгуын тиз арада туктатырга мөмкинлек бирәчәк. - Авыл җирлекләрендә су агып чыгулар турында мин беләм, әлеге мәсьәләне контрольдә тотам. Әмма тиз арада хәл итүне таләп итүче мөһим бурычлар да бар. Кайбер авылларда челтәрләр шулкадәр тузган, торбага тотынырга куркы- ныч, - дип билгеләп үтте Сергей Михайлович. Шуның белән бергә башлыклар ремонт сыйфатының түбән булу- ын билгеләп үттеләр.

    - Район буенча дистәләгән су агып чыгулар теркәлгән, - дип билгеләп үтте Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин.

    - Үземнең авыл җирлегенә килгәндә, Каратаевка авылында даими рәвештә торбалар тишелә. Бервакыт Дмитрий Алексеевич яшәүчеләр белән очрашу үткәрде, шуннан соң бер җирдә ул бетерелде, әмма башкасы барлыкка килде. Үз чиратында Дмитрий Ива- нов су белән тәэмин итү буенча эшне салкыннар башланган-чы бетерергә, ә аеруча тузган коммуникацияләрне алыштырырга кирәк дип билгеләп үтте. «Түгәрәк өстәл» янында узган очрашуның көн тәртибендә торган чираттагы мәсьәлә - торак пунктлар территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту. Бу турыда Экология һәм табигый байлык- лар министрлыгының террито- риаль идарәсе начальнигы Рәфис Әхмәтҗанов хәбәр итте.

    - Районда проблемалар бик күп, - дип билгеләп үтте Рәфис Габделхалик улы. - Быел Чистай муниципаль районы территориясендә авыл җирлекләре территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелде. Апрель-май айларын- да 27 чүплек ачыкланды, шуның 19ы - шәһәр территориясендә Башлыклар тарафыннан авыл җирлекләрен тәртипкә китерү бу- енча зур эш башкарылды.

    Шулай, лучта тиешсез урында барлыкка килгән 26 чүплек бетерелгән, бу яхшы нәтиҗә. Татар Баганылысы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаровны ТР Экология министрлыгы грамо- тасы белән бүләкләү очрашуга ямь өстәде. «Чиста яр» конкурсы нәтиҗәләре буенча ул «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә җиңүче булды. Моннан тыш, гражданнарны армиягә һәм контракт буенча хезмәт итүгә чакыру, эшсезлек белән көрәшү, Яңа елга әзерлек һәм авыл җирлекләрендә сәүдә мәсьәләләре күтәрелде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: