Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Салкын полюста су астына төшү алдыннан генераль репетиция

    Шушы көннәрдә Татарстан дайверлары Вологда өлкәсе Черепавец шәһәрендә узган су астына төшү буенча өйрәтү күнегүләре экспедициясеннән кайттылар. Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге төркеме составында безнең шәһәрдән су асты тикшеренү отряды әгъзасы Валерий Салеев та бар иде. Бүген ул әлеге экспедициянең максатлары һәм бурычлары турында сөйли.

    - Анда бару һәм су астына төшү буенча өйрәтү күнегүләре "Полюс холода" проекты кысаларында тормышка ашырылды. Аның инициаторы булып рус географик җәмгыятенең Татарстан бү­леге җитәкчесе Дмит­рий Шиллер чыкты. Ул шунысы белән үзенчәлекле, профессионаллар коман­дасы беренче тапкыр дөньяның иң салкын ноктасында һәм елның иң салкын вакытында су астына төшәчәкләр. Бу Якутиядә салкын полюс буларак танылган Оймяконда да булачак. 1933 елның февралендә анда -67,7 градус температура теркәлгән. Нәкъ менә биредә февраль аенда Татарстанның су астына төшүчеләре Лабынкыр күленә төшүне планлаштыралар һәм моны Бөтенроссия "Динамо" җәмгыятенең 90 еллыгына багышлаячаклар.
    - Гиннеслар китабы рекордын дәгъвалаучы әлеге проектка әзерлек нәрсәдән башланды?
    - Декабрь аенда булачак су астына төшү урынына барып кайттык. Якутия галимнәре төркеме һәм S-DIVE клубының Татарстан дайверлары (рус географик җәмгыятенең су асты отряды составына керүчеләр) белән алдан тикшерү, су астына төшү мөмкинлекләре турында мәгълүмат, туфракның һәм суның үрнәкләрен җыйдылар, ландшафт үзенчәлекләре белән таныштылар, проб­лемалы мизгелләрне тикшерделәр, бурычларны бүлештеләр. Алган мәгълүмат Вологда өлкәсендә узган су астына төшүнең уку-өйрәнү комплексының нигезенә ятты.
    - Экспедициядән алган тәэсирләрегез нинди?
    - Әлеге сәфәр минем өчен чын мәктәп булды, шундый җаваплы эшкә әзерләнгәндә һәрнәрсәне җентекләп карау аеруча әһәмиятле, дисциплинаны да берсүзсез үтәргә кирәк. Су астына төшәсе килә, әмма минем әлегә сертификатым юк, миңа аны бирүдән баш тарттылар. Күнегүләрне күзәттем, остазларым кушканнарны үтәдем. Чыннан да, өйрәнерлек нәрсәләр бар. Проект җитәкчесе Дмитрий Шиллер - Россиянең су асты спорты федерациясенең фәнни комитеты рәисе, су астына төшү буенча Татарстан рекордына ия булган кеше, спорт дайвингы буенча дөнья кубогына ия, зур практик тәҗрибәсе бар. Әлеге профессионаллар командасында спорт дайвингы буенча Россия чемпионнары, Россиянең су асты Федерациясенең мастер инструкторлары, водолазлар бар иде. Аларга мәңгелек туңлык шартларында су астына төшәргә, күл төбен һәм аның үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк булачак. Лабынкыр күле бик зур, төньяктан көньякка озынлыгы 14, ә киңлеге 4 километрга якын тәшкил итә, тирәнлеге исә 60 метр. Аның тарихы легендаларга бай, аларның берсе раслаганча биредә бик зур хайван яши.
    - Старт алдындагы күнегүләр барышында нинди мәсьәләләр хәл ителде?
    - Вологда өлкәсендә дөнья рекордын дәгъвалаучы су астына төшү вакытында килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр тикшерелде. Һава температурасы -62 градус булыр дип көтелә, төрле көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк. Безнең төркемне хезмәттәшләребез - рус географик җәмгыятенең Вологда бүлеге һәм "Глубина" үзәк дайвинг вәкилләре каршы алды, күнегүләр дә аның базасында узды. Аларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, барысы да югары дәрәҗәдә, оешкан төстә узды. Безгә су асты тикшеренүләрен үстерү тарихына багышланган музейны күрсәттеләр, биредә бик кызыклы экспонатлар - беренче водолазлар костюмнарыннан алып заманча экипировкаларга кадәр бар. Экспедициядән алып кайткан гади булмаган табылдыкларга зур бүлек бирелгән. Яңа танышларыбыз танышу турында истәлеккә китап бүләк иттеләр, "Полюс холода" проектын уңышлы тормышка ашырдылар.
    Рәсемдә: Проект җитәкчесе Дмитрий Шиллер.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: