Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«СалаваTIK» YouTube каналында яңа җыр – «Күрсәт әле, үскәнем...»

Балалар арасында киң популярлык алган «СалаваTIK» проекты ике атна саен сишәмбе көнне яңа видео-җыр белән шатландыра. Бүген проектның YouTube каналында “Күрсәт әле, үскәнем...” татар халык уен җыры дөнья күрде.

Балалар дөньясы – бик җанлы, кызык дөнья. Кечкенәләр эшсез, хәрәкәтсез тора алмый. Берничә бала җыелдымы, шунда ук бер уен оештыру ягын карыйлар. Еш кына бу уеннар җыр белән үрелеп бара. “Күрсәт әле, үскәнем...” дә – сабыйларның  яраткан уен-җыры. Гадәттә, балалар түгәрәк ясап басалар, берәү уртага чыга. Калганнар аның тирәсендә күмәк җырлап әйләнеп, нинди дә булса күренешне күрсәтүен сорыйлар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар.

“СалаваTik” проекты “йолдызлары”на исә хәрәкәтләрне бал корты күрсәтә. Төп герой рәвешендә әлеге бөҗәкнең сайлануы юкка түгел. Бал корты табигать уяну белән эшкә керешә. Ул җитез, тырыш, хезмәт сөючән. “СалаваTik”ларга кушылып җырлаучы балалар да нәкъ шундый: хәрәкәтчән һәм җитез, шул ук вакытта туган телләрен саклап клу өчен бик күп эш башкаралар.

“Балалар өчен “СалаваTik” проекты – зур мәктәп ул.  Сабыйлар бездә бик күп төрле осталыкларга өйрәнә: бииләр дә, җырлыйлар да”, – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

“СалаваTik” проекты Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект кысаларында дөнья күргән биш җырны YouTube каналда 33 меңгә якын кеше караган. “Күрсәт әле, үскәнем...” җыры да үз тыңлаучысын табар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев