Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз: дуңгызларның Африка чумасы!

Кызганычка каршы, елдан-ел илебезнең төрле төбәкләрендә дуңгызларның Африка чумасы авыруы очраклары теркәлә.

– Бүгенге көндә дуңгыз ларда Африка чумасы таралу проблемасы безнең өчен бик кискен тора. Самара өлкәсендә ел башыннан бирле әлеге авыруның 87 очрагы ачыкланган. Көн саен инфекциянең яңа очраклары барлыкка килү турында хәбәрләр килә. Самара өлкәсенең унике муниципаль районы гадәттән тыш хәл режимында тора. Анда 1300дән артык дуңгыз, 5 тонна терлекчелек продукциясе юк ителгән инде, – ди дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге инспекторы Сергей Евграфов.

– Вирус хайваннарга ничек күчә?

– Зарарланган азык, аслык, тирес, үләксәләр һәм терлек чалу продуктлары, шулай ук талпаннар аша.

– Кисәтү чаралары бармы?

– Авыруны дәвалау һәм кисәтү чаралары юк һәм авыру хайваннарның үлүе 100 процент тәшкил итә. Эпизоотик авыру чыганагында барлык дуңгызлар кансыз ысул белән юк ителә һәм яндырыла. Дуңгызлар үрчетү карантин бетерелгәннән соң бер ел үткәч кенә рөхсәт ителә.

– Хайваннарның зарарлануын ничек булдырмый калырга?

– Аларны чыгармыйча карап тоту режимы белән тәэмин итәргә киңәш ителә. Урманга баруны мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Әгәр барырга туры килсә, өс һәм аяк киемен алыштырмыйча, абзарга мал-туар янына кермәскә кирәк. Терлек азыгын 30 минут дәвамында термик эшкәртергә, аларны һәм хайваннарны ветеринария документлары булганда гына сатып алырга кирәк. Хәзер Самара өлкәсеннән сату өчен килограммы 100 сум торган арзан дуңгыз ите, шулай ук дуңгыз мае һәм казылык алып килергә мөмкиннәр. Әмма әлеге продукция Африка чумасы авыруы белән зарарланган булырга мөмкин.

– Шундый продукцияне сату шаһиты булган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?

– Халыкка зур үтенечем бар: әгәр хайван продуктларын законсыз сату очракларына тап булсагыз, район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Бары уртак көч белән генә без республика территориясенә Африка чумасы үтеп керүне булдырмый кала алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев