Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз, чистайлылар! Яз көне янгыннар коры үлән яндырудан килеп чыга

Яз үз хокукына керде. Кар эреп бетте диярлек. Ә аның астыннан, умырзаялар сыман, кыш буена җыелган чүп-чар чыга.

Кешеләр үз бакчаларын, йорт тирәсендәге территорияне җыеш­тырырга чыгалар. Чүпне, коры үләнне өемнәргә җыеп, яндыралар. Әмма сүндерелмәгән учак янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Нәкъ менә язын шәхси секторда ишегалды корылмалары һәм гаражлар, шәһәр читендә – дачалар, ачык территорияләрдә коры үлән яна.

Ни кызганыч, безнең районда да шул сәбәптән килеп чыккан янгын очрагы бар.

– 14 апрельдә, Чистайда Яхин урамындагы бер шәхси торак йорт территориясендә чүп яндырганда ялкын йортка күчкән. Янгын торак йортның тышлыгына һәм җылыткычына зыян китерә. Милек хуҗасына матди зыян салына. Уяу күршеләр, шулай ук йорт хуҗасы ярдәмендә янгын бөтен йортны камап ала алмый, – ди күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше буенча өлкән инспектор Госман Гатин.

Бакча хуҗалары да территорияне тәртипкә китерә башладылар. Кагыйдә буларак, дачаларда һәм бакча участокларында чүп-чар һәм коры үлән чыгару каралмаган, шуңа күрә учак кабызырга туры килә.

Практика күрсәткәнчә, күп­челек гражданнарга янгын чыгу мөмкин түгел дип тоела һәм алар янгынга каршы таләпләрне үтәмиләр. Ә бит чүп-чарны корылмалардан ким дигәндә илле метр ераклыкта яндырырга кирәк. Киресе булган очракта, янгын үзләренең генә түгел, ә күршеләренең дә корылмаларын юк итәргә мөмкин, – дип кисәтә Госман Гатин.

Фото ГУ МЧС по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев