Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйның матур мизгелләре!

Стадион мәйданчыкларында җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Баш батыр бүләк ителгән автомобильдә китте. Ипподромда ат чабышлары узды.

12 июнь көнне Чистай җирендә язгы кыр эшләре тәмамлануны гәүдәләндергән, авыл халкы тормышында әһәмиятле вакыйга булган Сабан туен бәйрәм иттеләр.

Быелгы бәйрәм бик күңелле, дәртле һәм көтеп алынган булды, чөнки узган ел пандемия аркасында Сабантуй бәйрәм ителмичә калган иде. Өстәвенә, соңгы берничә елда беренче тапкыр ул стадион территориясендә узды.

 

Халык һөнәрчелеге, уеннар һәм милли ризыклар

Чистайга Сабантуйны бәйрәм итәргә мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар бар иде. Кунакларны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

Гадәткә кергәнчә, бәйрәмдә безнең районда яшәүче халыкларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдыручы утарлар җәелдерелде. Килүчеләр игътибарына халык һөнәрчелеге, уеннар, биюләр, милли ризыклар тәкъдим ителде.

Кунаклар халык уеннарында теләп катнаштылар, төрле халыкларның милли ризыкларын авыз итеп карадылар. Чистайлылар һәркемне киң колач җәеп каршы алдылар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

 

Балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм уеннары

Иң җитез һәм көчлеләр, шаяннар һәм кыюлар өчен аерым күңел ачу һәм уен зоналары булдырылды. Бераз эчтәрәк мастер-класслар һәм күргәзмәләр өчен мәйданчыклар урын алды. Ярышларда балалар да, өлкәннәр дә катнашты.

Цирк номеры иң мавыктыргыч чыгышларның берсе булды. Канатта йөрүче үз тирәсенә күп тамашачыны җыйды, алар тын да алмыйча, аның һәр хәрәкәтен күзәттеләр.

Шаян ярыш – бүрәнә өстендә капчык тотып сугышу – яшьләрне җәлеп итте. Малайлар һәм кызлар көндәшне җиңү һәм бүләк оту өчен чиратка тезелделәр. Икенче бер ярыш – капчык киеп йөгерү. Балалар әти-әниләре белән бергә каршылыкларны күңелле үттеләр, ә җанатарлар аларга көч биреп тордылар.

 

Чигүле сөлгеләр – Сабантуй бизәге

Сабантуйда беренче тапкыр чигүле сөлгеләр күргәзмәсе оештырылды. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Әхмәтов әзерләде. Рафик Габделхәй улы сүзләренә караганда, мондый күргәзмәләр борынгы гореф-гадәтләрне сакларга һәм алар турында үсеп килүче буынга сөйләргә ярдәм итә.

Матур бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр – Сабантуйның төп билгеләренең берсе. Борынгы заманнардан башлап татар кызлары сөлгеләргә милли бизәкләр төшереп, Сабантуй батырларына бүләк иткәннәр. Бүгенге көнгә кадәр шундый сөлгеләр белән атларны бизәү гадәте бар. Чистайлылар ярдәме белән Рафик Әхмәтов үз күргәзмәсе өчен берничә дистә экспонат җыйган.

– Татарлар һәрвакыт кул эшләрен, шул исәптән сөлгеләр чигәргә яратканнар. Халкыбызның күптәнге гореф-гадәтләре турында, бигрәк тә үсеп килүче буын вәкилләренә, сөйләү һәм күрсәтү өчен, мин әлеге күргәзмәне оештырырга булдым. Чистайлыларга битараф калмаганнары һәм сөлгеләр җыярга булышканнары өчен рәхмәтемне җиткерәм, – диде Рафик Әхмәтов.

Сабантуйга килгән чистайлылар ның һәм шәһәр кунакларының күбесе экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сөлгеләр күргәзмәсе фонында фотога төштеләр.

Гомумхалыкныкына әверелгән бәйрәм

Милли бәйрәм меңләгән кунакны җыйды. Тантананы сәламләү сүзе белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ачты.

– Берничә гасыр элек барлыкка килгән Сабантуй инде күптән рес публикабызда яшәүчеләрнең чын мәгънәсендә халыкчан, яраткан бәйрәменә әверелде. Бәйрәмнең күңеллелеге, кунакчыллыгы, дәртле спорт ярышлары һәм батырларның кызу көрәше барлык милләт һәм дин кешеләрен берләштереп, йөрәкләрне яулый. Язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмне игенчеләр үтәлгән бурыч хисе һәм мул уңышка өмет белән каршы алалар. Быел язын авыл хезмәтчәннәре 56 мең гектарда бөртекле культуралар, 24 мең гектарда азык һәм 20 мең гектардан артык мәйданда техник культуралар чәчкәннәр, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.

Җылы котлау сүзләре белән чистайлыларга РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.

– Сезне чын күңелемнән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Минем өчен бу аеруча мөһим, чөнки мин бу шәһәрдә үстем. Шәһәр өчен авыл хуҗалыгының зур әһәмияткә ия булуын мин беләм. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык телим. Бу сезон игенчеләр өчен авыр булса да, алар мул уңыш җыеп алырлар дип өметләнәм, – диде Марат Шакирҗан улы.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.

Бәйрәмнең төп геройлары – алдынгылар

Котлаулардан, җырлардан, бию ләр дән, халык уеннарыннан һәм спорт ярышларыннан кала, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү булды.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары һәм район башлыгы алдынгы хезмәтчәннәргә республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.

Җилкәләренә бәйрәм тасмалары аскан авыл хуҗалыгы алдынгылары Сабантуй мәйданында тезелеп бастылар. Механизаторлар, яшелчә үстерүчеләр, терлекчеләр, авыл хуҗалыгының башка белгечлекләр вәкилләре халык бәйрәменең төп геройларына әверелделәр.

Сабантуй әләмен күтәрү хокукы «Закамье Агро» хуҗалыгы механизаторы Радик Ногмановка бирелде.

Баш батырга – автомобиль

Милли көрәш, гадәттәгечә, бәйрәм нең кульминациясе булды. Келәмдә җиңүче исеме өчен төрле авырлык категорияләрендә батырлар көрәште. Җанатарлар моны игътибар белән күзәтте. 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры исемен лаеклы рәвештә Булат Мусин яулады. Аның исәбендә – билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңү.

– Бу минем беренче Сабантуем, гәрчә көрәш белән күптәннән шөгыльләнсәм дә. Мин Россиянең биш чемпионатында – җиңү, шулай ук республика ярышларында призлы урыннар яуладым. Бүген көндәшләр лаеклы иде. Чистай егетләре белән мин көрәшмәдем, әмма аларны читтән күзәтеп, егетләрнең лаеклы көрәшчеләр булуын әйтә алам, – ди Булат Мусин.

Призлы урыннар алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, ә абсолют җиңүчегә, гадәттәгечә, тәкә дә бирелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр арасында авыл хуҗалыгы техникумы студенты Раил Нуруллин батыр калды.

Автомобиль көрәш буенча биш чемпион арасында уйнатылды. Төрле авырлык категорияләрендәге биш чемпион үз исемен конвертка язды. Көрәш тәмамлангач, алар арасында бәйрәмнең төп бүләге – автомобиль уйнатылды. Кемнең җиңәчәген язмыш хәл итте. Җиңүче исемен төп мәйданда игълан иттеләр.

– Миңа калса, биш чемпион арасында җиңүчене билгеләү дөрес карар, чөнки язмыш 65 һәм 150 килограммлы батырга да елмаерга мөмкин. Барлык көрәшчеләр булдырдылар, алар барысы да төп бүләккә лаек. Әмма барысы да гадел булсын өчен, машина ачкычы исеме барабаннан бала тартып чыгарган конвертта язылган кешегә биреләчәк, – диде ярышларның баш хөкемдары.

Төп бүләккә ия булучыны Аскар исемле малай билгеләде, ул барабаннан конверт тартып чыгарды. Шулай, Алексеевск поселогыннан батыр Илнар Закиров төп мәйданнан автомобильдә китте.

Беренче тапкыр «Хезмәт геройлары көрәше» узды

Беренче тапкыр «Хезмәт геройлары көрәше» дигән күңел ачу тамашасы булды. Ярышларда шәһәр һәм район предприятиеләреннән алты команда катнашты.

Катнашучыларга берничә сынау узарга туры килде, аларның һәркайсының нәтиҗәләре буенча командага баллар бирелде. Биремнәр арасында – капчык киеп, су тулы чиләкләр тотып йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тарту. Иң мавыктыргычы – мотоблокларда узышу булды. Трибуналарда тамашачылар ярышларны таң калып күзәттеләр, үзләре җан аткан команданың исемен кабатладылар. Катык тутырылган савытта тәңкә эзләү соңгы сынау булды.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча, электр челтәре командасы көрәшнең җиңүчесе дип танылды. Бүләккә команданың барлык әгъзалары мотоблок алды. Икенче урынга җылылык челтәре ия булды, аларга телевизорлар бирелде. Өченче урынга «Чистай» агрофирмасы командасы лаек булды. Катнашучылар тузан суырткычлар алдылар.

 

Җилдәй җитезләр узышты!

Сабантуйны ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Гадәттәгечә, алар ипподромда узды.

Һава торышы болытлы булуга карамастан, йөзләгән чистайлы мавыктыргыч ярышларны карарга җыелды. Сабантуйның хөрмәтле кунаклары да ат чабышларын карады. Ярышларда җиңү өчен ат чабышларында безнең һәм Татарстанның башка районнарыннан иң кыю җайдаклар һәм юртаклар катнашты.

 Һәр чабышны тамашачы трибуналардан көчле алкышлар белән каршы алды. «Әйдә, Әйдә!» , «Афәрин!», «Әйдә, бераз кызурак!» – әле бер яктан, әле икенче яктан ишетелде.

Барлыгы 7 чабыш узды. Менә җиңүчеләрнең исемнәре.

2-3 яшьлек юртакларның «Восходящая звезда», «Чистопольская подкова» призларына чабышларда шул рәвешчә «Пригожая Чис» һәм «Альтруист Чис» җайдак Хәлил Латыйпов («Чистай» ДЗК) җиңде.

4 яшьлек юртакларның «Дәүләт конюшнясының 97 еллыгы хөрмә тенә» чабышында «Вернблум» лидер булды, җайдак Владимир Рачин («Актай» агрофирмасы, Аксубай районы)

5 яшьтән өлкәнрәк юртакларның Чистай районы башлыгы бүләгенә чабышында «Форпост» җиңде, җайдак Николай Рачин («Актай» агрофирмасы, Аксубай районы). Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Орлов юртакларының 1600 метрга чабышында «Орбит», җайдак Валерий Никоноров (шәхси хуҗасы Юрий Беспалов, Яңа Чишмә) уңыш китерде.

Җирле токым атларының 1600 метрга чабышында «Ласка», җайдак Илнар Сафиуллин («Чистай» ДЗК) алда барды.

Ярымтокымлы атлар чабышында «Сабантуй егете – 2021» бүләгенә «Вымпел» җиңде, җайдак шәхси хуҗасы Риназ Закиров (Аксубай).

 

Җирле продукция күргәзмәсе оештырдылар

Ипподромда теләге булган һәркем Чистайда, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары тарафыннан җитештерелә торган товарлар белән таныша алды. Бүгенге көндә мондый статуска 24 предприятие ия.

Шулай ук бу көнне авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды, ә аның каршында махсус баннерларда районыбызның авыл хуҗалыгы алдынгыларының фотосурәтләре урнаштырылды.

 

Мәйданда – эстрада йолдызлары

Чистайда Сабантуй эстрада йолдызлары концерты белән тәмамланды. Сабантуй мәйданының төп сәхнәсендә ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, рус шансонының автор-башкаручысы Виталий Аксенов һәм РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясадылар. Тамашачылар трибуналарында алкышлар тынмады, чистайлылар артистларга кушылып җырладылар һәм башкаручыларның җырларына биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев