Сабантуйны бәйрәм итү көннәре билгеле булды
Татарстан башкаласында Сабантуй якшәмбе көнне, 19 июньдә, билгеләп үтеләчәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны бәйрәм итү көннәрен раслады.
Татарстан башкаласында Сабантуй якшәмбе көнне, 19 июньдә, билгеләп үтеләчәк.
Яр Чаллыда – 18 июньдә.
Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы район үзәкләрендә һәм авыл торак пунктларында сабан бәйрәмен 11-13 июнь көннәрендә билгеләп үтәчәкләр.
Мәскәүдә Сабантуйны 2 июльдә бәйрәм итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев