Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштерде

    Узган шимбәдә чистайлылар һәм шәһәр кунаклары яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуйны каршы алу өчен бергә җыелдылар. Хәтта һава торышы да халык күңел ачуларын яратучыларның кәефен төшерә алмады.

    Сабантуй нинди яшьтә булуларына һәм нинди төр эшчәнлек башкаруларына карамастан, төрле милләт кешеләрен берләштерде. Бәйрәм чарасына авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә түгел, ә спорт, ат чабышлары, милли уеннарны сөючеләр җыелдылар.
    Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килделәр. Чистайлыларны бәйрәм белән котларга ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, РФ Федераль Җыенының Федерацияләр Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, ТР Президенты аппаратының
    кешеләр сау-сәламәт булсын өчен капкаларга су сибеп чыгабыз.
    Берәүләр республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышканда, башкалар исә ипподром территориясендә җәелдерелгән спорт ярышларыннан күзләрен дә алмадылар. Гер күтәрү, армрестлинг, аркан тарту - бу әле спорт сөючеләр карарга килгәннең кечкенә бер өлеше генә. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп чабу, кул көрәше, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, су тулы чиләкләр күтәреп йөгерү, баганага менү - әлеге гадәткә кергән уеннар чараның күңелле өлеше булып тордылар.
    Ә менә милли көрәштән башка Сабантуй буламы соң?! Ел дәвамында батырлар аңа әзерләнәләр, үз осталыкларын чарлыйлар. Милли көрәш ике мәйданчыкта җәелдерелде. Яшь көрәшчеләр арасында чистайлы Искәндәр Багизаев абсолют батыр булды. Ул тәкә алды. Район Сабантуенда җиңүче һәм абсолют батыр Раил Заһретдинов булды. Ул төп бүләк - зур тәкә алды.
    Һәрвакыттагыча, бәйрәм эчтә­лекле программа белән сөендереп киң колач алды. Чистайлылар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте...
    * * *
    Узган шимбәдә җирле ипподромда булып узган ат чабышларыннан да чистайлы­лар яхшы кәеф алдылар.
    Ике яшьлек юртаклар чабышында Дольче Габбанга тиңнәр булмады. Аксубай районы «Актай» хуҗалыгыннан килгән Марат Фәйзуллин көндәшләренә - Чис­тай дәүләт конюшнясыннан Рәис Гыйльмиевның Инстаграммасына һәм Аксубай районыннан Разыя Хәмитова иярләгән Помпей атына бернинди мөмкинлек тә калдырмады.
    - Елдан-ел атларның исемнәре һәм кушаматлары үзгәрә бара, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Радик Камалов.
    Атланып йөри торган нәселле атлар чабышында Миланага (җайдак Аксубай районыннан Рәмис Мингатин)тиңнәр булмады. Икенче булып финишка Асмодей (Чистай районы Смольков КФХ сыннан Радик Сәхәбетдинов), өченче булып аксубайлы Владимир Шәфигуллин Алина исемле атта килде.
    Өч яшьлек юртаклар арасында финишка беренче булып Аксубай районыннан Галияр Хәмитов белән Джойстик килде. Ә менә Чис­тай районы «Джукетау» фирмасыннан Тодес (жайдак Сергей Брагин) һәм дәүләт конюшнясыннан Пиковая Дама (Валерий Максимов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр ).
    Дүрт яшьлек юртаклар арасындагы ярышта беренче булып Нью Мун (җайдак Марат Фәйзуллин, Сәйфетдинов КФХсы) килде. Аксубайлы Тимур Җаббаров Миллитенси Майндта - икенче, чистайлы Сергей Брагин Поляна исемле атта өченче булып килделәр.
    Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллинның Персона исемле аты ун яшьлек юртаклар арасында сынатмады. Җайдак Александр Брагин аның белән дөрес идарә итеп беренчеләрдән булып финишка килде. Икенче һәм өченче урыннарны гадәти булмаган исемле Рок Бурбон (аксубайлы Николай Тайгачев) һәм Принцли Виртуа (җайдак Чистай дәүләт конюшнясыннан Валерий Максимов) бүлеште. Соңгы алтынчы чабышта җирле нәселле атлар арасында Санрайзуга (җайдак Вадим Атаманов, Аксубай районы) тиңнәр булмады. Икенче булып шәхси хуҗа А. Маркушинның Звездочка исем­ле атында җайдак Руслан Зыятдинов, ә аксубайлы Александр Борисов Сабрина исемле атта өченче булып финишка килде. Ат чабышларында катнашучыларның барысына да акчалата бүләк тапшырылды.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: