Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саналыр чак җитте

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең моны берничә ысул белән башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Быел массакүләм сораштыруны исәпкә алучының килүен өйдә көтеп торып кына түгел, ә якындагы стационар исәпкә алу участогына яки күпфункцияле үзәккә барып узарга мөмкин.

Халык санын алу барышында халыкка 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Гражданнарның үзләренә һәм йорт хуҗалыгының барлык әгъзаларына исәпкә алу битләрен стационар пунктларда мөстәкыйль тутырырга мөмкинлек бирелә.

– Теләгән һәр кеше биредә көн саен иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр исәпкә алу узарга мөмкин. Стационар исәпкә алу пункты көн саен, хәтта шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшли, – дип билгеләп үтте Чистай шәһәрендә Дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Зөлфия Морадымова.

Чистай районында халык санын алуны үткәрүдә барлыгы 23 контролер, 136 исәпкә алучы, 1 район дәрәҗәсендәге инструктор катнаша.

– Һәр контролерда 5-6 сан алучы теркәлгән. Ул аларның эшен тулысынча координа цияли, исәпкә алучыларда авырлыклар тудырган сорауларга җавап бирә, – дип ассызыклады Зөлфия Хәмзә кызы.

Йорт саен йөрер алдыннан берничә көн кала исәпкә алучылар өстәмә инструктаж уздылар. Аларга җиһазлардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлаттылар, йорт саен йөреп, кешеләр белән арлашканда, нәрсә эшләргә, сораштыруны ничек үткәрергә кирәклеген аңлаттылар.

Күрсәтмәләр бирер алдыннан җыелучыларны Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сәламләде.

– Хөрмәтле исәпкә алучылар, бүген Бөтенроссия халык санын алу башланган истәлекле көн – ул ун елга бер тапкыр үткәрелә торган мөһим дәүләт чарасы. Сезнең җилкәгездә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки сезгә 70 меңнән артык кешедән сорашырга һәм мәгълүмат туп ларга кирәк. Билгеле, сезне алда бик зур эш көтә. Шуңа күрә барыгызга да уңышлы эш телим һәм сезнең бу эшне башкарып чыгуыгызга ышанам, – диде Константин Валентинович.

Исегезгә төшерәбез, исәпкә алучылар үз участокларындагы торак йортларны 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр йөреп чыгачаклар. Алар стационар исәпкә алу пунктларында халык санын алуны узмаучыларны сораштырачаклар.

Безнең белешмә

Халыкка уңайлы булсын өчен 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Чистайда, Чистай Выселкасы, Данауровка, Каргалы, Александровка авылларында стационар исәпкә алу участоклары эшли.

Иң зур исәпкә алу участогы Чистайда, Л.Толстой ур., 157, 2нче кат, 222нче кабинет адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 9-35-75, 9-35-76, 9-35-77.

Почта эшенә яңалык кертү, халык санын алу, коронавирустан вакциналаштыру темалары Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә тикшерелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев