Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Рәзилә күркәм исем өчен көрәшне дәвам итәчәк

    Бөтендөнья татарлар конгрессы канаты астында үткәрелә торган «Татар кызы» конкурсы гадәткә керде.

    Сүз уңаенда, ул безнең республикада гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә дә үткәрелә һәм бөтенроссия дәрәҗәсенә чыга. Ярымфиналда катнашуга хокук яулау өчен кызларга сайлап алу турларында, ә аларның берсе Чистайда булды, җиңел булмаган сынауларны үтәргә туры килде. Чираттагы этапка юллама алу өчен бездә Менделеевск, Зәй, Алексеевск һәм безнең район кызлары катнаштылар. Кабул итүче якны Кызыл Болгар авылыннан Рәзилә Хәсәншина тәкъдим итте.
    - Үз халкымның бай мирасы белән горурланам, - ди Рәзилә. - Аның матур гореф-гадәтләре, йолалары бар. Шушы рухи кыйммәтләрне сакларга, үстерергә кирәк. Барлык кызлар да конкурска җентекле әзерләнгәннәр. Миңа бу эштә ярдәм иткәннәрнең барысына да мин бик рәхмәтлемен.
    - Кайсы бирем күңелеңә аеруча хуш килде?
    -Үзең белән таныштыру. Мин чыгыш ясау өчен махсус беренче тапкыр үзем язган шигыремне укыдым. Шуннан соң «Кайтырмын» җырын башкардым.
    Сүз уңаенда, Рәзилә Хәсәншина туган авылында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Ул урта махсус уку йортын тәмамлаган, хәзер югары юридик белем алырга уйлый. Бу эшендә, шулай ук «Татар кызы» бөтенроссия конкурсы ярымфиналында, ә анда ул Зәйдән Ләйсән Әхмәтҗанова белән бергә үтте, уңышлар телибез. Сентябрь аенда уңышка ирешкән очракта, ул Уфада узачак финалда катнашачак.
    Яшьләр әби-бабалары­быз­ның гореф-га­дәтләрен хөрмәт иткәндә, алар өчен кадерле булган әйберләрне саклап тотканда, туган телләрендә сөйләшкәндә киләчәккә өмет белән карыйсың.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: