Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Рухи яктан гына түгел, физик яктан да көчле булырга»

Республиканың 80 имамы үзләренең хезмәткә һәм оборонага әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.

Республика районнарының барлык мөхтәсибләре, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә «Татнефть - Олимп» стадионында Бөтенроосия физкультура - спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзерлән» нормативларын тапшырдылар.

Хәзрәтләргә ярдәмгә православие дине эшлеклеләре, сәясәтчеләр, шәһәр җитәкчелеге килде.

Кунакларны район башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.

– Берәр вакыйга уңаеннан Чистай җирендә очрашу матур традииягә керде. Хөрмәтле мөфти, имамнар, мондый очрашуны үткәрүдә безнең мәйданчыкны сайлавыгызга без бик шат. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүегезне телим, барыгызга да уңышлар! – дип сәламләде Дмитрий Иванов.

– Безнең динебез безне көчле булырга, үз сәламәтлегебезне кайгыртырга чакыра. Мөхәм мәт пәйгамбәребез безгә үрнәк булып тора. Ул йөгерүдә үзенең хатыны Гайшә белән ярышкан. Ислам рухи яктан гына түгел, физик яктан да көчле булырга чакыра. Шуңа күрә без һәрвакыт мәхәллә кешеләрен спорт белән шөгыльләнергә, актив булырга чакырабыз. Бу сүзләрдә генә калмасын өчен, үз мисалыбызда күрсәтәбез, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Үзенең сәламләү чыгышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Татарстан дини эшлеклеләре тәҗрибәсе бөтен илебез өчен үрнәк булып тора дип белдерде.

– Бүген Чистайда сезнең белән булу әлеге вакыйга күңелле булган өчен генә түгел, ә кеше күңеле белән шөгыльләнүчеләрнең бар нәрсәдә дә менә дигән үрнәк булганнары өчен бик тә рәхәт булды. Сезгә мәхәллә кешеләре карый, сез рухи яктылык биреп кенә калмыйча, алар өчен үрнәк тә булып торасыз. Төрле яштәге хәзрәтләрнең ГТО нормалары тапшырулары ук аларның бар нәрсәдә үрнәк булырга әзерлекләре турында сөйли.Безнең рухи лидерларыбыз, ислам, православие динедә булучылар, ничек яшәргә кирәклеген, тән һәм җан рәхәтлегенә ничек ирешергә икәнен ачык күрсәтәләр. Алар Татарстанда гына түгел, бар ил буенча да үрнәк булып торалар. Бу бик күркәм! – дип ассызыклады Олег Морозов.

Беренче тапкыр имамнар ГТО нормаларын 2018 елда Чистайда тапшырганнар иде. Быел тагын үзләренең физик әзерлекләрен тикшерү мөмкинлеге туды. Алар йөгерү, гимнастик эскәмиядә аякларын туры куеп алга иелү, урыннан ераклыкка сикерү, гир күтәрү, пневматик пистолеттан ату һәм башка төрле сынаулар аша уздылар.

Барлыгы спорт акциясендә 80 дин вәкилләре катнашты. Аларның иң өлкәне Рәвхәт Гатауллинга 74 яшь.

– Мин үткәнендә дә катнаштым. Бар иамнар да бердәм булып сәламәт яшәү рәвешенә омтылганда минем дә алардан калышасым килми. Мондый акцияләр берләштерә, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Мин өйдә дә булдыра алганча спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, актив яшәү рәвеше алып барырга тырышам, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәвхәт хәзрәт Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев