Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов шәһәр предприятиеләрен карап чыкты

8 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районына эш сәфәре белән килде.

Төш вакытында, Чистай районы басуларын вертолетта карап үткәннән соң, ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрүендә җирле ипподромга килде. Биредә аларны хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары көтеп торалар иде инде. Президент Дмитрий Алексеевичтан районда агросәнәгать комплексы тармагында эшләрнең торышы белән кызыксынды. Беренче чиратта район башлыгы Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат җиткерде.
– Район хуҗалыкларында урак өсте. Хәзерге вакытта басулардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 43 проценты җыеп алынган, барлыгы 60 мең тоннага якын күләмдә суктырылган. 

Уңдырыш һәр гектардан уртача 26,1 центнер тәшкил итә. Уҗым арышы тулысынча җыеп алынган, уҗым бодаен җыеп алу буенча эшләр төгәлләнеп килә, аның уңышы һәр гектардан 29 центнер тәшкил итә, - диде Дмитрий Иванов.
– Чистай элек-электән үк мул игеннәре белән дан тота, районның бүгенге көндә дә моңа омтылуын телибез, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Игенчеләр белән әңгәмә барышында гаилә фермалары темасына да кагылдылар. Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, районда 30 гаилә фермасы бар, шуларның 8е – югары технологияле, 2 гаилә фермасы төзү стадиясендә тора. Муниципаль район гаилә терлекчелек фермаларын төзүне финанслауга 900 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Шулай ук сөт юнәлешендәге 8 мини ферма эшли.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә уңышлар теләп, Рөстәм Миңнеханов «Бетар»га юл тотты. Президентка предприятиенең яңа административ бинасын, продукцияне күрсәттеләр (рәсемдә). Рөстәм Миңнеханов производство цехларын да карап чыкты, анда хезмәткәрләр белән аралашты.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Ак Кремль» сыра кайнату заводында булды. «Татспиртпром»ның башкарма директоры Ришат Хәсәнов озата йөрүендә республика башлыгы яңа предприятиенең производство мәйданнарын карады, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең төгәлләнүе белән танышты, биредә куелган заманча җиһазны бәяләде, хезмәткәрләр белән аралашты. Предприятиенең гомуми мәйданы 153 мең кв. метр тәшкил итә. Президентка заводның җитештерү куәте – елына 10 миллион декалитр тәшкил итүе һәм алга таба производствоны киңәйтү мөмкинлеге булуы турында сөйләделәр. Барлыгы предприятиедә якынча 270 яңа эш урыны булдырылган. Яңа сыра кайнату заводы «Чистай» индустриаль паркы территориясендә эшли.
– Озак вакыт без индустриаль паркны резидентлар белән тулыландыра алмадык, чөнки зур күләмдә акча керткән һәм күп эш урыннары булдырган резидентлар кирәк иде. Сыра кайнату заводының барлыкка килүе – район өчен мөһим вакыйга. Предприятие проект куәтенә чыккач, биредә тагын да күбрәк эш урыннары булачак. Бу икътисад ягыннан да мөһим: район һәм республика бюджетларына салым акчалары керәчәк, - диде район башлыгы Дмитрий Иванов. Аның сүзләренә караганда, сыра кайнату заводын төзи башлаганнан соң индустриаль парк мәйданчыгына тагын дүрт резидент кергән, тагын икесе проектлау стадиясендә тора.
«Ак Кремль» Татарстанда сәнәгать туризмын үстерәчәк беренче завод булачак. Предприятие территориясендә сыра музее оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай