Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсми массакүләм мәгълүмат чараларына гына ышаныгыз!

Безнең иминлек

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында төшенкелеккә бирелеп, бик күпләр күп челтәрләр аша «йөрүче» фейк мәгълүматларына ышана башлыйлар. Әмма дөрес мәгълүматның рәсми мәгълүмат чараларында гына басылуын онытырга ярамый.

Шушы көннәрдә мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә төрле тармак объектларының ачылу этаплары тасвирланган таблицалар таратылды. Күп чистайлылар моңа ышандылар һәм үзләре дә дөрес булмаган мәгълүматка ялкын өстәп күләмле язулар җибәрә башладылар.

Кайбер чистайлылар бик кыю рәвештә Чистай госпиталенә барлык Татарстаннан да вирус йоктыручыларны китерәчәкләр дип язалар. Аңлашылганча, бу алай түгел. Ике Чистай һәм Алексеевск госпитальләре авырулар ачыкланган очракта Кама аръягындагы 7 районга хезмәт күрсәтәчәк.

Икенче берәүләр социаль челтәрдә короновирус белән зарарланган ниндидер чис тайлылар турында сөйлиләр, куркыныч фейклар белән аудиоязмалар җибәрәләр. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мондый мәгълүматны бер генә тапкыр кире какмады инде. Әгәр дә короновирус Чистайга килеп җитсә, рәсми мәгълүмат чаралары тиешле хезмәтләр белән элемтәгә керәчәк һәм расланган мәгълүматны үз битләрендә бастырачак.

Шундый проблема безнең районда гына түгел, башка районнарда да күзәтелә. Коткы таратучылар көн саен утка май өстәп торалар, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралуы исләренә дә кереп чыкмый ахыры. Фейк яңалыклары тыңлап, төшенкелеккә бирелеп, кешеләр үз сәламәтлекләре турында уйламыйлар, шунда проб лемалар башлана да инде.

Россия мәълүматлар агент лыгы(РИА) әлеге вәзгыятькә аңлатма бирде.Бу уңайдан милли кыйммәтләрне саклау Фонды президенты, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы комиссия се башлыгы Александр Малькевич та үз фикерен белдерде.

– Короновирус турында фейк ларны дүрт төркемгә бүләләр. Беренчесе – чит илдәге профессиональ коткы таратучылар. Аларның максаты билгеле – социаль мохитны тотрыксызландыру. Икенче төркем –бу «җирле» бишенче колонна, алар «бездә начар булган саен, алар өчен яхшырак» принцибы буенча яши. Өченчесе блогерлар, алар арасында яшьләр дә бар, берәр нәрсә язып данга күмеләчәкләр дип уйлыйлар. Дүртенче төркемне «астан гына» файдаланалар, болар әниләр, әбиләр, ата-аналар. подъездлар төркемнәрендә торучы ата-аналар. Бу иң күләмле төркем, – дип сөйли А. Малькевич.

Өстә саналган чыганак лар властька гына түгел, рәсми мәгълүмат чараларына да ышанмауларын белдерәләр, бар дөнядагы катлаулы хәлгә ут өстиләр.

Фейк материалларын дөрес ләреннән ничек аерырга:

  • рәсми затлардан андый хәбәрләр ишетелми,
  • сезнең игътибарга: «Чис тай-информ» – рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы;
  • фейк хәбәрләр эмоциональ яктан әзерлекле булуы белән аерылып тора, аңарда хаталар, шул исәптән гади орфографик хаталар еш очрый;
  • еш кына аларда репостларга өндәү сизелә;
  • яңалык төрле чыганаклардан, шулар исәбендә мессенд жерлардан да килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев