Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Россия тарихы елын тәкъдим итү

    Дәүләт мөлкәте буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе һәм муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре белән РФда Россия тарихы елына, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елына багышланган "Узганны, хәзергене бәялибез, киләчәккә өмет белән карыйбыз" дигән очрашу педагогия көллиятендә узды.

    Кунаклар музей экспозицияләрен карадылар, уку йортының барлыкка килү, үсү этаплары тарихы, студентларның иҗат эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, рәсем эшчәнлеге буенча дәресләрдә булдылар.
    Көллият эше, аның уңышлары һәм казанышлары турында директор Энҗе Гафиятуллина сөйләде. Тарих елын, "Чистай педагогия көллияте: кешеләр, вакыйгалар, фактлар" китабын, коллективның "Үз туган ягыңны ярат һәм бел" дигән иҗат эшен тәкъдим итү, мәгълүмати стенд ачу булды.
    Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, көллиятнең күзәтү советы рәисе Надежда Сергеева чыгышының темасы муниципаль районның җирле үзидарә органнары эше йомгаклары булды. "Тарихны үзебез язабыз. Без бергә җиңәчәкбез! - дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткинаның доклады нәкъ менә шулай аталды. Чара барышында иҗат коллективлары барысын да үз чыгышлары белән шатландырдылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: