Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия почтасы көне белән!

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Ул үзенең башлангычын Петр I заманыннан ук ала, ул вакытта патша боерыгы буенча Мәскәү һәм Архангельск арасында даими почта хәбәрләшүе оештыру өчен эчке почта линиясе булдырыла.

Хәзерге заманда яңа технодлогияләр даими үсүгә карамастан, почтаның кешеләр тормышындагы роле элеккечә актуаль булып кала. Почта – мәгълүмати-коммуникацион технологияләр генә түгел, ә икътисади мөнәсәбәтләр системасында мөһим элемент. Бүгенге көндә почта үз клиентларына төрле төрдәге хезмәтләр тәкъдим итә, аларның исемлеген даими киңәйтә, сыйфатын яхшырта, һәрвакыт хәрәкәттә һәм актив үсештә тора.

Районыбызның почта тармагында җаваплы кешеләр хезмәт итә, алар көн саен хатлар һәм посылкалар кабул итәләр һәм эшкәртәләр, әбүнәчеләргә газета һәм журналлар тараталар, пенсия бирәләр, түләүләр кабул итәләр. Бизнесны нәтиҗәле алып бару, дәүләт хезмәтләре һәм институтларның уңышлы эшләве аларның үз эшләрен төгәл һәм җайлы алып баруларына бәйле.

Почтальоннарга карата аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Алар теләсә нинди һава шартларында һәр йортка көтеп алынган газета-журналларны вакытында китерү өчен шәһәр һәм район халкына ашыгалар. Мөлаем, мәрхәмәтле булулары, тыңлый белүләре белән почтальоннар халыкның ышанычын һәм хөрмәтен казана, һәр йортта алар көтеп алынган кунаклар.

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зурдан-зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев