Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Росреестр арбитраж идарәчеләрне кисәтә: штрафларны барыбер түләргә туры киләчәк

    Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гамәлдә булган законнарны үтәмәгән үзара җайга салынучы оешмалар әгъзалары турында хәбәр итә.

    Үзара җайга салынучы оешмалар тармагында контроль буенча бүлек начальнигы Гөлия Елесина аңлатуынча, арбитраж идарәчеләренең үзара җайга салынучы оешмалары 2002 елның 26 октябрендә кабул ителгән 127нче федераль законның «Бирәчәген түли алмау (бөлгенлек) турында»гы 22нче маддәсенең 2нче пункты нигезендә үзара җайга салынучы оешмалар әгъзаларының закон, башка федераль законнарның, Россия Федерациясенең башка хокукый актлары нормативларының, федераль стандартларның, профессиональ эшчәнлек стандартларының һәм кагыйдәләренең таләпләрен үтәү өлкәсендә профессиональ эшчәнлекне контрольдә тотарга мәҗбүрләр. Әмма ноябрь азагына торышка Арбитраж судлар тарафыннан 2017 елда гамәлдә булган законнарны бозган өчен административ җавапка тартылган арбитраж идарәчеләре тарафыннан 605 500 сум күләмендә административ штрафлар түләнмәгән.
    Арбитраж идарәчеләре үзара җайга салынучы оешмалар әгъзалары булырга мәҗбүр булуларын исәпкә алсак, Арбитраж судлар тарафыннан салынган штрафларны түләмәүче түбәндәге үзара җайга салынучы оешмаларны аерып күрсәтергә мөмкин:
    - «Содружество» профессиональ арбитраж идарәчеләре­нең төбәкара Төньяк-Кавказ үзара җайга салынучы оешма» ассоциациясе» - 129 000 сум;
    - «Сибирская гильдия антикризисных управляющих» коммерцияви булмаган парт­нерлык - 78 000 сум;
    - «Единство» арбитраж идарәчеләренең Краснодар төбәкара үзара җайга салынучы оешма» ассоциациясе - 55 000 сум;
    - «Гильдия арбитражных управляющих» үзара җайга салынучы оешма» коммерцияви булмаган партнерлык - 52 000 сум;
    - «Достояние» әйдәүче арбитраж идарәчеләре ассоциациясе - 50 000 сум;
    - «Профессиональ арбитраж идарәчеләренең төбәк үзара җайга салынучы оешма» ассоциациясе - 50 000 сум.
    Нәкъ менә шушы үзара җайга салынучы оешма әгъзалары барлык бурычларның гомуми өлешендә иң күп бурыч тәшкил итәләр. Барлыгы исә 2017 елда үзара җайга салынучы оешма әгъзаларына бер миллионнан артыграк суммага штраф салынган.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: