Үрнәк һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр
8 июльдә чистайлылар бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.
Изгеләр Петр һәм Феврониянең кушылуы - үрнәк гаилә һәм тугрылык өлгесе булып тора. Аларның хисләре олы һәм саф мәхәббәт турындагы әкиятне хәтерләтә: бергә озак гомер итәләр һәм бер көнне вафат булалар.
Изгеләрнең көчле һәм саф хисләре хөрмәтенә оештырылган әлеге күркәм бәйрәмне Скарятинский бакчасында билгеләп үттеләр. Йөзләгән кеше чарага үзенең сөйгән ярлары, хәләл җефетләре һәм балалары белән килгәннәр.
Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар сәхнәдән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерделәр. Чистайлыларны тәбрик итәргә «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, шулай ук «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов килделәр.
– Безнең яратасыбыз һәм яратыласыбыз килә, – дип билгеләп үтте Пармен. – Бу кире какмаслык хакыйкать. Якындагы кешеңне үзеңне яраткан кебек ярат, - дип өйрәтә безне Аллаһы Тәгалә. – Аллаһы Тәгаләне дә күңелең һәм җаның белән ярат. Изгеләр Петр һәм Феврония күрсәткән шундый чиста, саф мәхәббәт үрнәгенең булуы аеруча мөһим. Барысына да шундый эчкерсез, саф хисләр телим!
Михаил Ксенофонтов та рухани сүзләренә кушылды. Башлык Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исеменнән ул бирегә җыелган барлык чистайлыларны бәйрәм белән котлады.
– Киләчәк буынга нәкъ менә гаиләләрдә гореф-гадәтләр тәрбияләнә. Гаилә көчле булса, җәмгыять тә көчле булачак, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович. – Чистайлыларның гаиләләрендә һәрвакыт балалар тавышы яңгырасын, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөрсен.
Чыннан да, һәр кешенең тормышында иң мөһиме – гаилә. Кешенең язмышы ничек кенә булмасын, нинди генә авырлыклар килмәсен, якын кешеләр һәрвакыт аңлыйлар һәм ярдәм итәләр. Нәкъ менә гаиләдә без юаныч, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык таба алабыз.
Ул - киләчәк тормыш корылачак тыл һәм нигез.
Гаилә - ул шатлык кына түгел, ә мөнәсәбәтләр төзү өстендә көндәлек эш тә, зур җаваплылык. Тормыштагы авырлыкларга нык торучы гаиләләр бар, алар лаеклы үрнәк булып торалар. Шундый гаиләләр рәтенә Рыбочкиннар гаиләсе керә. Гаилә башлыгы – дин әһеле, протоиерей Андрей. Тормыш иптәше Лариса белән бергә алар бәхетле әти һәм әни, җиде бала: биш малай һәм ике игезәк кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике олы уллары әтиләре эзләре буйлап, дин юлыннан киткәннәр. Алар үз ныклы, тату гаиләләрен корганнар.
Бу гаиләдә балалар тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бөтен буш вакытларын ир белән хатын балаларына багышлыйлар, чөнки тормышның мәгънәсе аларда. Үзара хөрмәткә һәм мәрхәмәтлелеккә нигезләнгән ныклы гаилә корганнары һәм озак еллар бергә яшәгәннәре өчен Андрей һәм Лариса «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Хәйбуллиннар, Захаровлар, Җамалетдиновлар һәм Закировлар гаиләләренә икенче балалары туу хөрмәтенә ана (гаилә) сертификатлары тапшырылды.
Бала табу – бер, ә менә уңышка ирешү өчен дөрес җирлек тудыру – башка нәрсә. Әти-әниләре борылып карарга да өлгермиләр, кичәге сабыйлар мәктәпкә баралар... Һәм менә, ниһаять, чыгарылыш кичәсе, институтка укырга керү. Әти-әнинең ярдәме һәм мәхәббәте һәрвакыт кирәк, алар ярдәмендә балалар тормышта зур үрләр яулыйлар. Унбер ел уку дәверендә әти-әниләренең ярдәмен Чистай медалистлары да тойганнардыр, мөгаен – алар узган елгыдан да күбрәк – 62 кеше.
– Чыгарылыш укучыларына Россия медальләре тапшыру – аларның гаиләләре өчен зур шатлык. Чөнки балаларның уңышларында укытучыларның гына түгел, ә әти-әниләренең дә өлеше зур, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигы Госман Нәбиуллин.
Бирегә җыелганнарның көчле алкышлары астында сәхнәгә чибәр, бәхетле медалистлар – үз гаиләләренең һәм мәктәпнең горурлыгы чыктылар.
Бәйрәм азагына якынлашты, чистайлыларның өйләрендә бары татулык һәм иминлек хөкем сөрсен, ә изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар гаилә учагын сакласыннар һәм тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев