Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үрнәк алырдай гаиләләр бар

    Чистайда балалар тәрбияләүдә, хезмәттә һәм җәмәгать тормышында үрнәк булган гаиләләрне хөрмәтләделәр.

    «Чистай» мәдәни үзәгендә «Нык гаилә» партия проекты кысаларында шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.

    Тантана залында хезмәт сөючән һәм бер-берсенә тугрылыклы, балаларны тәрбияләүдә үрнәк булган гаилә парлары җыелды. Очрашуга барлыгы биш гаилә чакырылган иде. Һәркемнең үз тарихы, үз бәхет сере бар.

    Үрнәк гаиләләрне Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, өч Казан изгесе – Гурия, Варсонофия һәм Герман мәхәлләсе клиригы Валерий атакай, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов котладылар.

    Гаиләләргә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән истәлекле бүләкләр, «Нык йөрәкләр берлегенә» статуэткалары тапшырылды. Моннан тыш, Татьяна Артемьева «Ана даны» медаленә лаек булды.

    – Гаилә – ул ышанычлы тыл, анда сине һәрвакыт көтәләр, яраталар, ярдәм итәргә әзерләр. Гаилә нигезе – балалар, алар безнең өметебез, таянычыбыз, илебезнең киләчәге. Зур, тату, күп балалы гаиләләрне күрү күңелле, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.

    – Безнең районда яхшы, игелекле, тәртипле, хезмәт сөючән, үрнәк гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Бүген без алар турында яшь буынга сөйлибез, яшьләр гаилә кыйммәтләрен саклау буенча кемнән үрнәк алырга мөмкин икәнлеген белсеннәр. Без элек тә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү кичәләре уздыра идек. Халыкара гаилә көненә багышланган мондый очрашулар күркәм гадәткә керер дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте Ильмира Ильяс кызы.

     

    20 елдан артык бергә

    Анна Владимировна һәм Леонид Васильевич Акмановлар бергә 20 елдан артык, алар менә дигән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ирле-хатынлы Бахта авылында яши, шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшли, 19 гектар җирне эшкәртә, анда 20 баш тана, үгез һәм бозауларны ашату өчен төрле азык культуралар үстерә.

    Хезмәтләре авыр булуга карамастан, ирле-хатынлы иҗатка да вакыт таба. Леонид Васильевич спектакльләрдә катнаша, ә балалары республика бәйгеләре лауреаты булган балалар ансамблендә җырлыйлар. Анна Владимировна – «Карендәш» халык фольклор ансамбле җитәкчесе. Чистай районында актив иҗади эшчәнлеге һәм мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Анна Акманова югары дәүләт бүләгенә ия булды, ул – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    – Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Гаиләбезнең беренче кагыйдәсе: кемнеңдер ачулы булуын күрсәк, дәшмәскә, юл куярга тырышабыз. Икенчесе – без беркайчан да балаларның күз алдында бәхәсләшмибез, мөнәсәбәтләрне ачыкламыйбыз, – дип уртаклашалар ирле-хатынлы Акмановлар.

    Балалары да әти-әниләреннән үрнәк алалар. Алар әти-әниләренә генә түгел, ә әби-бабаларына да хөрмәт белән карыйлар. Хуҗалык эшләрендә булышалар, алар белән бергә яшәгән әбиләре турында кайгырталар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: