Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Р.Миңнеханов: «Без сездән күбрәк нәтиҗә көтәбез, моның өчен мөмкинлекләрегез бар»

Сишәмбе көнне Чистайга эш сәфәре белән Рөстәм Миңнеханов килде.

Иң элек республика башлыгы яңа балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты.
2,5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданны тәшкил иткән аның бинасы заманча стандартлар буенча төзелгән. Бер сменада медицина учреждениесе 200 яшь пациентны кабул итә алачак. Моннан тыш, поликлиникада моңарчы республика балалар клиник дәваханәсенә барып дәваланырга туры килгән шундый төр дәвалау да үткәреләчәк. Кечкенә пациентларга күрү, ишетү органнары һәм терәк-хәрәкәт аппаратындагы тайпылышларны дәвалау буенча да хезмәт күрсәтеләчәк. Поликлиниканың үзенчәлеге шунда, биредә икенче дәрәҗә медик-социаль ярдәм бүлекчәсе эшләячәк, биредә авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган балаларга ведомствоара медицина һәм социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Чистайлылар ачылуын зарыгып көтеп алган медицина учреждениесе «Дустанә поликлиника» Татарстан стандарты буенча эшләячәк.
- Бүген без районыбыз өчен мөһим вакыйгада катнашабыз: яңа балалар поликлиникасы ачыла, без аңа бик мохтаҗ идек.
Бу безнең киләчәгебез -балаларыбыз өчен эшләнә, хәзер төп бурыч - медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Рөстәм Нургали улына шәһәргә шундый бүләк ясаганы өчен рәхмәт белдереп.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов чистайлыларны яңа балалар поликлиникасы ачылуы белән котлады.
- Тулаем республика буенча, без 2017-2018 елларда барлык поликлиникаларны тәртипкә китерергә дигән карар кабул иттек. Сезнең район буенча әлеге программага алты поликлиника керде. Беренчел звено - поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктлары - сәламәтлек сак­лау системасының мө­һим өлеше. Бездә булган рейтинглар буенча сезнең районда сәламәтлек саклау сыйфаты буенча халыктан дәгъвалар күп. Объектларга, белгечләргә инвестиция­ләр тиешле нәтиҗә бирерләр дип ышанам, - дип ассызык­лады Рөстәм Миңнеханов.
Ул балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гавриловага яңа медицина учреждениесе өчен Лада Ларгус автомобилен сатып алуга сертификат тапшырды.
Шуннан соң Рөстәм Нургали улына Дмитрий Иванов, Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин һәм башка кунаклар озата баруында бүлмәләрне күрсәттеләр, поликлиникадагы яңа җиһазның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Барлыгы исә анда берничә бүлекчә: педиатрия, мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләргә хезмәт күрсәтү, физиотерапия, көн­дезге стационар, клиник-диагностика лабораториясе, медик-социаль ярдәм бүлекчәләре, белгечләр кабул итә торган бүлмәләр бар.
Аннары Рөстәм Миң­неханов «Чистай» мәдәни үзәгенә юл тотты. Биредә ул Чистай муниципаль районы Советының XXI утырышында катнашты. Муниципаль район предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре, белем бирү оешмалары тарафыннан әзерләнгән товарлар һәм продукцияләр күргәзмәсе белән танышты. Чистай муниципаль районының 2017 ел өчен социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итте.
Узган елның мөһим вакыйгаларының берсе дип Дмитрий Алексеевич Чис­тайга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын бирелүне атады.
- Чистайлылар исеменнән республика җитәкчелегенә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм, алар безнең мәнфәгатьләребезне якладылар. Хәзер алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясеннән көткәннәр чынбарлыкка әверелсен өчен зур эш башкарырга туры киләчәк. Бүгенге көндә 20дән артыг­рак потенциаль резидент бар, алар инвестицион проектларны тормышка ашыру турындагы ниятләрен расладылар, берничә компания заявкалар формалаштырырга кереште, алар - «Яңа технологияләр», «Татремстрой», «Барс профи» һәм башкалар, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
2017 ел йомгаклары буенча муниципаль районның тулай территориаль продукты 19,2 миллиард сум тәшкил иткән, шул исәптән, бер кеше башына - 246 мең, бу 2016 ел дәрәҗәсенә карата 108 процент. Узган елның гыйнвар-декабрь чорында эре һәм урта сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 13 миллиард сумлык үзләре җитештергән товарлар төяп озатылган, эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән (автордан искәрмә: башлык докладының төп тезисларын 2018 елның 9 февралендә басылып чыккан газетаның 10нчы санында укырга мөмкин).
Рөстәм Миңнеханов үзе­нең чыгышын Татарстанның со­циаль-икътисадый үсе­ше турындагы кыскача мәгълүматтан башлады, ул икътисадта төп күрсәткечләрне билгеләде. Чистай районы турында сөйләгәндә, ул район җитәкчелегенә киләчәктә эш барышында аерым игътибар бирергә кирәк булган тормыш эшчәнлеге тармак­ларына кагылышлы пунктларга тукталды.
- Шәһәргә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусы бирелүе әле берни дә аңлатмый. Инвес­торлар белән мөмкин кадәр активрак эшләргә кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр: менә дигән география, инфраструктура, персонал, белем бирү учреждениеләре бар, - диде Рөстәм Нургали улы. - Шулай ук муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерергә, анда резидентлар җәлеп итәргә, алар өчен барлык шартлар булдырырга кирәклегенә күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов Чистай районы тулай территориаль продуктының гомуми күләмендә кече һәм урта бизнесның өлеше җитәрлек булмавын (29 процент) әйтте, әлеге саннарга игътибар итәргә чакырды.
-Сездә әлеге күрсәткеч 40-45 процент булырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул. - Районда эре производстволар юк, шуңа күрә кече бизнес юнәлешләрен үстерергә, яңа мәйданчыклар ачарга кирәк. Бу, үз чиратында, кешеләр өчен яңа эш урыннары, хезмәт хакы, салымнар.
Президентның тәнкый­тенә районның авыл ху­җалыгы тармагы да эләкте. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, сөт җитештерү күләмнәрен арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бүгенге көндә шушы күрсәткеч буенча муниципаль район республика рейтингында 22нче урында тора.
- Күләмнәрне арттырырга кирәк, кешеләр өчен бу керем чыганагы, - диде Рөстәм Нургали улы һәм шәхси хуҗалык тотучыларга җентекле игътибар юнәлтергә чакырды. - Аларны стимуллаштырырга һәм кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәргә кирәк.
Ул районда демографик хәлгә дә тукталды, ул шактый борчулы. Узган ел муниципаль районда 1129 кеше вафат булган, бары 762 сабый гына туган.
Рөстәм Миңнеханов бил­геләп үткәнчә, ил, рес­публика, Чистай өчен демография мәсьәләсе бик мөһим, шушы мәсьәлә өстендә эшләү өчен күп көч куярга кирәк. Татарстан Президенты демографиянең сәламәтлек саклау тармагы белән бәйле булуын ассы­зыклады.
- Бүген без яңа балалар поликлиникасы ачтык. Әмма заманча җиһаз һәм яңа бина үзеннән-үзе берни бирмәячәк. Медицина хезмәткәрләренең менталитетын үзгәртергә кирәк. Пациентка мөнәсәбәт дустанә булырга, кешеләр үзгәрергә тиешләр, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы мәгарифкә дә игътибар юнәлтте. Татарстанның муниципаль районнары рейтингында Чистай өченче өчлеккә керә.
- Сез белем бирү мәсьәләләре буенча районнар бишлегенә, ким дигәндә унлыгына керергә тиеш, - дип ассызыклады Президент. - Хәтта рус теле буенча да сез артта каласыз. Ә бит сездә яхшы уку йортлары бар, алар биш ел эчендә БДИ буенча йөз балл җыйган 16 укучы әзерләгәннәр. Балалар - безнең киләчәгебез, әгәр мәктәптә без аларга белем, кирәкле күнекмәләр бирмәсәк, югары уку йор­тында аларның мөмкинлекләре булмаячак. Без аларны киләчәккә юнәлдерергә тиешбез.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Чистай районының республика үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләп үтте.
- Без сездән күбрәк нәтиҗә көтәбез, моның өчен мөмкинлекләрегез бар. Сезгә чәчәк атуыгызны телим һәм бердәм эш өчен рәхмәт белдерәм!
Район Советының киңәйтелгән утырышы дәүләт бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде. Аларны биш чистайлы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай