Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркемгә ачык йөзле, тәмле сүзле ул

Кулыма Зирекле авылында яшәүче Мидхәт Газыймовның «Хәтер тамчылары» исемле җыентыгы килеп керде.

Зирекле авылында һәм Татарстанның Аксубай, Апас, Арча, Әлмәт, Саба, Чирмешән, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан җыелган бәетләрнең унынчы җыентыгы икән инде бу!

 

...Тиз генә китапның бит ләрен актарам. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, авылдашым Сания апа Галимова килеп чыкмасынмы! Аның да шигырьләре, бәетләре кергән икән әлеге җыентыкка. Үзеңнеке үзәктә дигәндәй, иң башта аның иҗат җимешләрен укырга керештем. Кадерле кешеләребез әниләргә атап язылган шигырьләрен, бакыйлыкка күчкән авылдашларга багышланган бәетләрен тыныч кына укып булмый. Алар күңел түрендә пыскып яткан ялкынга ут өстәгәндәй, бар барлыгыңны биләп алып, уттан суга, судан утка салалар. Бер пешерә, бер туңдыра дигәндәй... Ә уйлар исә берсен-берсе уздыра-уздыра, туган авылга, туган нигезгә, авылдашлар янына оча. Бәет геройлары авылдашларым булганга барысы да яңадан күз алдында гәүдәләнә. Эчке бер тетрәнү, дулкынлану белән Сания апа язган бәетләрне бер сулыш белән укып чыгам...

Сания апа Галимова Татар Сарсазында җыр-моңга гашыйк гаиләдә туып үсә. Иске Роман авылы егете Миңнулла абый белән кавышып, матур гаилә коралар. Бер-бер артлы биш бала: Алмаз, Айсылу, Лүзия, Рузилә, Азат дөньяга аваз сала. Хәзер инде унсигез оныкка, бер оныкчыкка әби-бабай алар. Барысы бергә җыелганда өй шау-гөр килеп тора, чын гаилә бәхете нәкъ менә шушыдыр инде! Сания апа гаиләсенең учагын саклап, аларны тәмле сый-нигъмәтләре белән сыйлап торучы гына түгел әле, ул авылның рухи-мәдәни тормышының нәкъ үзәгендә кайнаучы да. Һәркемгә ачык йөзе, тәмле сүзе бар аның. Көләч йөзе, ягымлы елмаюы, моңлы җырлары, әнә шундый күңел түреннән ургылып чыккан шигырь-бәетләре белән дә якыннарын, туганнарын, авылдашларын сөендереп тора ул. Аларның күңелләрен баета, бүгенге буталчык заманда рухи азык өләшә. Аның «Кузгалган чакта күңел» һәм «Хәтер йомгаклары сүтелсә...» исемле ике җыентыгы дөнья күрергә дә өлгерде инде. Аларда тормышка, кешеләргә, якыннарына, балаларына булган мәхәббәте чагыла, әлеге иҗат җимешләре яшәешебезгә, тормышыбызга ак төс, матурлык, яктылык, өмет-ышаныч өсти.

Иҗат чишмәгез саекмасын, Сания апа! Бәйрәм белән Сезне! Сау-сәламәт булып, гел шулай яктылык, җылылык өстәп, барыбызны да шатландырып торыгыз. Бәйрәм уңаеннан газета укучыларыбызга җирле шагыйрәбезнең газиз әнкәйләребезгә багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

ГАЗИЗ ӘНКӘЙ...

Өч кыз тапкан ана

һич сораусыз,

Керә диләр туры оҗмахка.

Минем өчәү, әмма бөтен көчем,

Тырышу изге эшләр кылмакка.

һәр көн туган саен

бисмилла әйтеп,

Башлыйм таңнан

һәрбер эшемне.

Изге теләк теләп һәр балама,

Үткәрәм мин һәрбер көнемне.

Хозыр Ильяс үзе юлдаш булсын,

Юлда йөргән һәрбер кешегә.

Кайгы-хәсрәт бирмә

беркемгә дә,

Шатлык белән язсын яшәргә!

Кызлы кеше иң бәхетле кеше,

Килеп кергәч чәйләр эчәсең.

Оныкларны күргәч күңел белән

Дәрьяларны айкап кичәсең.

Әнием дә шулай безне көтеп,

Көнен үткәргәндер ул, төнен.

«Килмәделәр,

вакытлары юктыр!»,

Юаткандыр аннан үз-үзен.

Рәнҗеп ятма инде,

әни, бәгърем,

Киләлмадым бик еш яныңа.

Тормыш мәшәкате тулы иде,

Биреп ят син хәер-фатиха.

Якты дөньяларда фәрештәдәй,

Иң изге зат идең, әнием.

Яшәлдеме икән сине аңлап,

Назладыкмы, белеп кадерең?

Яшәгәнсең, әни, безнең өчен,

Гомереңне бер дә кызганмый.

Киң күңелең, изге җаның белән,

Сизмәгәнсең гомер узганын.

Каберең, әнкәй,

ислам нуры белән,

Коръән нуры белән нурлансын.

Урының җәннәт түрләрендә булсын,

Кәүсәр суы белән хушлансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев