Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем еланнар белән очрашырга мөмкин

Җирле халык билгеләп үткәнчә, әгәр элек еланнарны елга ярында, кырда яки урманда очратырга мөмкин булса, хәзер алар дача участокларына һәм йортларга шуышып керәләр.

Әңгәмәдәшебез дә, гоме рендә беренче тапкыр зур кара еланны күреп, башта югалып кала, әмма үзен кулга алып, үзен һәм кечкенә оныгын аңардан саклап кала ала.

– Еланны күргәч, мин, чыннан да, озак кына нәрсә эшләргә белмичә басып тордым. Барыннан да бигрәк, ул көнне Хилиновкада минем белән булган оныгым өчен курыктым. Бу бик гаҗәп хәл булды: без еланнар турында сөйләшеп кенә бетердек, бераздан аларның берсе минем күз алдымда пәйда булды. Кара елан участоклар арасындагы юлга кояшка җылынырга чыккан. Куркып бераз басып торганнан соң, мин кулыма таш алдым һәм аны еланга ташладым: куркытырга теләдем, әмма үтердем булып чыкты, – дип сөйли Эльфрида Бирюкова.

Әңгәмәдәшебез бу хәл турында күршеләре белән дә сөйләшкән, көтелмәгән кунаклар аларның бакча участокларына да керүен ачыклаган. Хилиновкада йортлар янында бакчачылар компост өчен үлән сала торган урын бар. Еланнар ояны шунда ук ясаганнар, чөнки, билгеле булганча, алар куе үлән эчендә яшәргә яраталар.

Шаһитларның сүзләренә караганда, быел бакчаларда гына түгел, урманда да кара еланга яки тузбашка юлыгырга мөмкин. Әлбәттә, мондый мохит өчен бу гадәти күренеш, әмма быел алар күпкә арткан. «Тыныч ау» сезонын ачып, язгы урманның беренче нигъмәтләрен – кәҗә гөмбәсен җыючылар алар белән очрашканнар инде.

– Ел саен гөмбәгә йөрибез һәм барган саен еланнар күрәбез. Быел сирәк йөрсәк тә, тузбашлар белән очрашырга өлгердек. Элек алар урман эчендә шуышып йөрсәләр, хәзер урман башында ук яталар. Аларга тимәскә, урап узарга тырышабыз. Күптән түгел Малые рекидагы бакчага барганда юлда очраклы рәвештә еланны таптаттык, – дип сөйли гөмбәче Михаил Самсонов.

Узган елны да урманда елан нар күп булган. Элегрәк без ур манда чистайлыга кара елан ташлануы турында язган идек. Гөмбәгә бару аның өчен көтелмәгән хәлгә әверелә. Гөмбә алырга дип үрелә, ә корыган яфрак астында зур елан ята. Артка чигенә, ә анда тагын ике еланны күрә. Аларның берсе тешләргә маташа, әмма ярый әле ул тыгыз киемдә була. Пенсионер урманнан чыгарга ашыга.

Еланнар корбаны булмас өчен, куркынычсызлык кагый дәләрен төгәл үтәргә: биек кунычлы резин итекләрдә һәм калын өске киемдә йөрергә, ә гөмбәне таяк ярдәмендә эзләргә кирәк. Бу хакта безгә биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Вячеслав Жарехин сөйләде. Ул шулай ук кешеләрнең еланнар белән еш очрашуларының сәбәбен дә аңлатты.

– Моңа суның югары дәрә җәсе булуы сәбәпче, шуның аркасында болыннарны хәзер су баскан. Сөйрәлүче хайваннар югарыга күтәрелделәр. Хәзер аларны дымлы һәм җылы урыннарда, мәсәлән, урманнарда очратырга мөмкин.

Җирле аучы сүзләренә караганда, еланнарның активлыгы иртәме-соңмы кимеячәк, куркырга кирәк түгел. Таби гатьнең үз балансы бар, ул сөйрәлүчеләрнең санын үзе җайга сала. Еланнардан кала, безнең җирлектә керпе һәм ерткыч кошлар да күп, алар сөйрәлүче хайваннар белән тукланалар.

Белгечләр нинди генә уңай фаразлар бирмәсеннәр, кара елан белән очрашуны күңелле дип әйтеп булмый. Елан һөҗүм иткән очракта, паникага бирелмәгез. Хәлне аек акыл белән бәяләгез.

– Агулы елан тешләгәндә ярадан мөмкин кадәр күбрәк кан чыгарырга, тешләгән урынны су белән юарга кирәк. Бу агудан арынырга ярдәм итәчәк. Аннары тәннең зыян күргән өлешен бәйләргә һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, – дип киңәш итә табиб-эпидемиолог Румия Хәсәнҗанова.

Сакчыллык беркемгә дә комачауламый. Әгәр елан беркемгә дә тими икән, аны читләтеп үтү һәм кискен хәрәкәтләр ясамау яхшырак булыр. Ул үзе китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев