Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем өчен бәйрәм ясыйлар

1нче территориаль җәмәгать советы көче белән Валерий Ваганов җитәкчелегендә балалар өчен күңелле стартлар һәм актив уеннар үткәрелә. Алар балалар бакчалары хезмәткәрләре белән берлектә оештырыла.

Август аенда 26нчы балалар бакчасында тәрбия­ләнүчеләр өчен чара үткәрелде, биредә Энгельс урамындагы 110 һәм 112нче йортларда яшәүче балалар катнашты. Балалар өчен туплар, кыршаулар, балалар кирәк-яраклары белән эстафеталар оештырылган иде. Балаларның дәртләренә шатлык-сөенечләренә чик-чама булмады, күңелле стартлар вакытында уеннар белән кызыксыну тагын да арта төште, һәркем җиңүгә омтылды.
Полющенков урамындагы 8нче йорт янында территориаль җәмәгать советы җитәкчелеге 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бик күңелле бәйрәм чарасы үткәрде. Барлык балалар да музыка астында зур теләк белән төрле конкурсларда катнаштылар.
20нче балалар бакчасы территориясендә велосипедларда йөрү оештырылды. Әлеге чарада автоинспекция вәкилләре, территориаль җәмәгать советы җитәкчелеге, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр катнашты.
30 августта «Олимп-Татнефть» яңартылган стадионында шәһәр көненә багышланган бәйрәм булды. Бу тантаналы чара шәһәр хакимияте, территориаль җә­мә­гать советлары җитәкчеле­ге, сәнгать җитәк­челәренең уртак тырышлыгы белән үткәрелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, шәһәребез кешеләре бик теләп юбилейны бәйрәм итү тантанасында катнаштылар. Концерт программасы белән балалар бакчалары коллективлары чыгыш ясады, анда тәрбияләнүчеләр шатлана-шатлана күңелле җырлар җырладылар, бию номерлары башкардылар. «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорты коллективы да үзенең күңелле, мавыктыргыч чыгышлар белән сөендереп торды. Футбол ветераннары яшь буынга мастер-класс күрсәттеләр, дусларча матч­та катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ТҖС бәйрәм ясыйлар