Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Һәркайсыбыз – Россиянең бер кисәкчеге”

"Россия офицерлары" җәмәгать оешмасы базасында булдырылган "Ватанны саклаучылар" Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлегенең оештыру утырышы август азагында узды. Анда шулай ук партиянең Чистай бүлеге оештырылды, аның җитәкчесе итеп ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугышчы-интернационалист Рәфис Мәхмүтов сайланды.

Әлеге партия Кремльдәге власть өчен көрәшсез генә үз максатларын тормышка ашыруга ирешергә һәм сайланган Президент Владимир Путинны якларга уйлый.
-Ул ышаныч һәм бер-береңә карата хөрмәт идеяләрендә кешеләрне берләштерә алырлык төп сәяси көч булып тора, - ди Рәфис Ирек улы. - Безнең илдә яшәүче һәрбер кеше, үзенең дине һәм этник чыгышы турында онытмыйча, үз Ватаны гражданины булырга һәм моның белән горурланырга тиеш. Һәркайсыбыз - Россиянең бер кисәкчеге. Партиянең максаты - Россиядә, үзенең бердәмлеген һәм тулылыгын сакларга, демографик кризисны җиңәргә, дөньядагы әйдәүче дәүләтләр белән тигез көндәшлек итәргә сәләтле, демократик, чәчәк атучы илдә халыкларны саклау. "Ватанны саклаучылар" партиясе катлаулы чорда - киләчәк, перспективалар, озын сроклы сайлаулар, милли үсеш турында власть һәм барлык сәяси көчләр белән гомумгражданлык диалогына үз өлешен кертү максатында сәясәткә килде. Без бергә булачакбыз һәм бу безнең көч.
Җыелышта төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Баталов, аның Кама аръягы зонасы буенча сайланган урынбасары Геннадий Денисов, десантчылар союзы әгъзалары, Казан, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр вәкилләре, Оренбургтагы Казак­лар гаскәре әгъзалары катнашты. Сүз уңаенда, аның составына татарстанлылар, шул исәптән чис­тайлылар да керә. Р.Мәхмүтов сүзләренә караганда, бирегә әфганлылар, Чечня һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар җыелган. Ул үзе берничә ел элек Гаскәр атаманы боерыгы белән "Атаман Дутов Александр Ильич" көмеш медале белән бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, Оренбургта хәзерге вакытта Татарстаннан 200 егет хезмәт итә.
Иң башта Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов белән очрашу булды, аннан соң барысы бергә Мәңгелек утка, "Оча торган торналар" "Сугышчы-интернационалистлар" һәйкәленә чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән әтиләрен һәм бабаларын, сугышчан дусларын искә алдылар.
Оештыру җыелышы сугышчан дан музеенда узды. РОСТО (ДОСААФ) техник мәктәбе ашханәсендәге төшке аштан соң һәлак булган хезмәттәшләре күмелгән зиратка бардылар. Иптәшләреңне искә алу - изге эш. Яңа партия әгъзалары чын кыйммәтләрнең кадерен беләләр, рухи, хезмәт, сугышчан традицияләрдән файдаланып үсеп килүче буынны тәрбияләү нигезенә өлкәннәргә хөрмәт белән карауны куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев