Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ришвәтчелеккә каршы уңышлы көрәш системалы якын килүне таләп итә»

Чистай муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы онлайн-режимда узды. Аны комиссия рәисе, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Көн тәртибенә өч чыгыш кертелгән иде.

Ришвәтчелеккә каршы тотрыклы карашлы буын тәрбияләргә

Муниципаль район мәга риф учреждениеләрендә риш вәтчелеккә каршы дөньякүләм караш формалаштыруга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова сөйләде.

Ришвәтчелеккә каршы тотрыклы карашлы, белемле шәхес тәрбияләү мәгариф учреждениеләре алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Ришвәтчелек темасы буенча укучылар җәмгыять белеме, тарих һәм дәүләт-хокукый характердагы темаларны өйрәнгәндә хокук нигезләре дәресләрендә фикер алышалар. Уку дәресләре кысаларында түгәрәк өстәлләр, рольле уеннар, укыту практикумнары үткәрелә. Бу юнәлештә ата-аналар белән дә эш алып барыла.

– Ришвәтчелеккә каршы уңышлы көрәш системалы якын килүне таләп итә, – дип билгеләп үтте чыгышын тәмамлап Ольга Вадимовна. – Безнең бурыч – тирә-юньдә килеп чыккан барлык хәлләргә битараф булмаган, үз гамәлләре өчен җаваплы укучыларны тәрбияләү.

Бөтен хокук саклау системасын активлаштыру зарур

Хокук саклау органнарының юридик затлар исеменнән яисә аларның мәнфәгатьләрендә кылына торган ришвәтчел күренешләрне ачыклау һәм булдырмау буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Чистай шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Наталья Олюшкина җиткерде.

– Ришвәтчелекнең торышына анализ шуны раслый: ришвәтчел күренешләрнең шактый өлеше юридик затлар мәнфәгатьләрендә башкарыла, – дип билгеләп үтте Наталья Евгеньевна, – гәрчә бу факт рәсми статистика мәгълүматларында һәрвакыт чагылыш тапмаса да.

Агымдагы елда шәһәр про ку ратурасына әлеге категория дәге җинаять эшләренең гаепләү карарын раслау өчен кермәве билгеләп үтелде. РФ ҖКның 204нче маддәсе буенча судта каралган узган еллардагы җинаять эше суд перспективасын тапмаган. Мондый практика законнардагы җитешсезлекләрне дә, хокук саклау органнарының эшләп бетермәгәнлеген дә ачыклап, эшли башлады. Бу юнәлештә хокук саклау системасы эшен активлаштыру зарур.

Хакимият органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы

2015-2024нче елларга Чистай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы сәя сәтен гамәлгә ашыру програм масының 2021 елда үтәлеше турында Чистай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов хәбәр итте. Әлеге программаны тормышка ашыруның иң мөһим максатларыннан берсе – җәмәгать оешмаларының ришвәтчелеккә каршы тору процессларында активлыкны арттыру. Агымдагы елда районның кайбер җәмәгать оешмаларының, аерым алганда, Район җәмәгать советының, Сугыш һәм хезмәт ветераннары советының активлыгы берникадәр кимегән. Бәлки, шул рәвешле эпидемиологик вәзгыять йогынты ясагандыр, чөнки әлеге җәмәгать оешмалары әгъзалары өлкән яшьтәге кешеләр. Әмма Шәһәр студентлар советы, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия җәмәгать оешмасының Чистай бүлеге, эшче яшьләр Советы, «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» шәһәр җәмәгать оешмасы эше уңай бәяләнде.

– Чистай районында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге гражданнар һәм оешмалар өчен ачык һәм аңлаешлы, – дип хәбәр итте Алексей Тихонович. – Муниципаль районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре турында бөтен мәгълүмат теләсә кайсы кешегә ачык. Барлык чараларга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев