Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы тору турында – туры эфирда

Чистайлыларның сорауларына район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов җавап бирде.

Ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре социаль челтәрләрдәге ресурсларыбызның берсендә чираттагы туры эфир вакытында күтәрелде. Спикер сыйфатында онлайн-режимда чистайлылар белән район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов аралашты.

Башта ул кыскача бу юнәлештә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Алексей Тихонович билгеләп үткәнчә, ришвәтчелеккә каршы тору буенча барлык чаралар Чистайда 2015-2024нче елларга районда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның муниципаль программасы нигезендә үткәрелә. Ул яңартылып тора, пунктларның үтәлеше буенча үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә.

– Чаралар коллектив рәвештә үткәрелә, барысы да ведомствоара нигездә оештырыла, ә бөтен эшне шәһәр прокуратурасы координацияли. Программаны үтәү буенча актив катнашучылар бар, нигездә, алар – район башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм бүлекләре, иҗтимагый, белем бирү, яшьләр оешмалары. Аларның өлеше аеруча мөһим, чөнки алар үз эшчәнлекләренә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итәләр, үсеп килүче буынны үз бурычларын намуслы, гадел үтәү, ришвәтчел күренешләргә бәйле төрле тормыш хәлләрендә үз-үзләрен дөрес тоту рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрәләр. Бездә шулай ук район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча яшь ярдәмчесе дә бар. Ул чараларда актив катнаша, үзе дә яшьтәшләре арасында төрле чаралар үткәрә.

Чистайлылар берничә төрле юл белән сораулар бирделәр. Аларның бер өлеше алдан ук, икенчесе – мессенджер ярдәмендә туры эфир вакытында редакциябезнең телефонына керде. Газета укучыларыбыз менә нәрсә турында сорадылар.

– Ачыкланган хокук бозулар статистикасы нидән гыйбарәт?

– Быел ришвәтчелек юнәлешендәге өч җинаять теркәлгән, алар хәзер тикшерү стадиясендә тора. Кызганыч, минем алар турында сөйләргә вәкаләтләрем юк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күзәтчелек итүче контроль органнар тарафыннан 2022 елның I яртыеллыгында ришвәтчелеккә каршы законнарны бозуның 20дән артык очрагы ачыкланган. Нигездә, алар бюджет учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан керемнәре турында дөрес булмаган белешмәләр бирү белән бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар белә торып эшләнгән, системалы характерда түгел, әмма бозу булып тора. Барлык очраклар буенча тикшерүләр үткәрелде, хокук бозуларга юл куйган затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

– Чистайлылар ришвәтчелек күренешенә юлыксалар, сезгә хәбәр итә алалармы? Моны эшләү мөмкин булса, ни рәвешле?

– Ришвәтчелек күренешләре турында хәбәр итүнең төрле ысуллары бар. Беренчедән, 5-01-77 ышаныч телефонына шалтыратырга була. Ул эш вакытында элемтәдә тора. Шулай ук шәһәрдә җиде адрес буенча ышаныч тартмалары урнаштырылган, анда хәбәр белән хат салырга була. Мөрәҗәгатьне электрон адреска да җибәрергә мөмкин. Барлык элемтәләр Чистай районының рәсми порталында күрсәтелгән. Чистайлылар моннан актив файдаланмыйлар, әмма аена бер яки ике кеше ышаныч тартмаларында үз хәбәрләрен калдыра. Моны аноним рәвештә дә эшләргә була.

– Әгәр кеше үзе эшли торган урында ришвәтчел җинаятьләр турында хәбәр итсә, сез аны җитәкче тарафыннан эштән азат ителүдән һәм эзәрлекләүдән яклаячакбыз дип гарантия бирә аласызмы?

– Минем бурыч – мәгълүматны кабул итү, аннары ришвәтчелеккә каршы комиссия рәисенә, шулай ук алга таба тикшерү өчен хокук саклау органнарына җиткерү. Ә алар мөрәҗәгать итүченең иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрергә тиешләр. Әмма, миңа мәгълүм булганча, районда безгә мөрәҗәгать иткән кешенең ришвәтчел җинаять кылган затлар ягыннан нинди дә булса йогынтыга дучар ителүе ачыкланмаган.

Туры эфир ахырында Алексей Ефимов ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүматның ачык булуы мөһим, дип ассызыклады.

– Шәһәр һәм район халкы арасында даими үткәрелә торган социологик сораштырулар күбесенең учреждениеләрдә, районда, тулаем республикада ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге чаралар, суд эшләре турында мәгълүмат белүләрен

күрсәтә. Мин шулай ук бу эштә массакүләм мәгълүмат чараларының ролен дә билгеләп үтәргә тиеш.

 

Сүз уңаеннан

Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен почта тартмалары Чистайда түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:

Күпфункцияле үзәк – Энгельс ур., 152-а

Үзәк район дәваханәсе поликлиникасы – Галактионов ур., 88/1

КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы – Энгельс ур., 127-а

КИУ филиалы – Җиңүнең 40 еллыгы ур., 32-ж

Социаль яклау идарәсе – Урицкий ур., 45

«Эссен» сәүдә үзәге – Энгельс ур., 142

Чистай районы башкарма комитеты –

Бебель ур., 129

Чистай муниципаль районының http://chistopol.tatarstan.ru рәсми сайтында сез сорау бирә һәм тәкъдимнәр калдыра аласыз, шулай ук Чистай шәһәре, Бебель ур., 129 адресы буенча почта аша хат юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев