Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчел җинаятьләр турында хәбәрләр саны арткан

Бу хакта муниципаль районда ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Ситдыйков хәбәр итте.

2020 елның узган чорында тикшерү бүлекчәсенә ришвәтчел җинаятьләр турында 10 хәбәр килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (2 хәбәр) 80 процентка күбрәк. Нәтиҗәдә, кузгатылган эшләр саны шундый ук прогрессиядә арткан.

Агымдагы елның узган чорында Чистай районара тикшерү бүлеге тарафыннан мәгариф тармагында кылынган ришвәтчел юнәлештәге 11 җинаять эпизоды тикшерелгән. Башка өлкәләр белән бергә –19 ришвәтчел җинаять.

Шулай, агымдагы елның мартында РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы һәм 292нче маддәләрендә каралган җинаять билгеләре буенча шәһәрнең бер балалар бакчасы мөдиренә карата җинаять эше кузгатылган. Ул физик зат белән ялган хезмәт килешүе төзегән, әлеге кешене эшкә алу турында боерык чыгарган, әмма ул чынлыкта учреждениедә беркайчан да эшләмәгән. Шулай итеп, 2019 елның гыйнварыннан 2019 елның июленә кадәрге вакыт аралыгында алдау юлы белән мөдир тарафыннан төзелгән һәм финанс органнарына бирелгән эш вакытын исәпкә алу табельләре нигезендә якынча 100 мең сум күләмендә акча үзләштерелгән. Бу акчадан ул үзе теләгәнчә файдаланган.

Алдан тикшерү барышында күрсәтелгән вазифаи затның җинаять эшчәнлегенең өстәмә эпизодлары ачыкланган. Агымдагы елның июль аенда балалар бакчасы мөдире суд тарафыннан җинаятьләрдә гаепле дип табыла. Аңа 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Агымдагы елның август аенда Чистайның тагын бер балалар бакчасы мөдиренә карата кузгатылган җинаять эше судка җибәрелгән. Алдан тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның октябрендә ул учреждениегә эшкә урнаштырылган хезмәткәрне башка вазифа буенча ярты ставкага кабул итү турында боерык чыгарган. Шул ук вакытта җитәкче хезмәткәргә чынлыкта эшне башкармаячагы турында хәбәр иткән һәм хезмәт хакы сыйфатында күчерелгән акчаны үзенә тапшырырга күрсәтмә биргән. Шулай итеп, 2018 елның октябреннән 2020 елның июленә кадәрге вакыт аралыгында алдау юлы белән төзелгән һәм финанс органнарына бирелгән эш вакытын исәпкә алу табельләре нигезендә җитәкче тарафыннан законсыз рәвештә 100 мең сумнан артык күләмдә акча алынган. Аларны җитәкче үзе теләгәнчә тоткан.

Күрелгән чараларга карамастан, әлегә хәлне тамырдан үзгәртә алмыйбыз, – дип нәтиҗә ясады үз чыгышында Артур Таһир улы. – Эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ришвәтчелек дәрәҗәсе элеккечә югары булып кала. Болар барысы да аның элеккечә төп проблемаларның берсе булып калуын күрсәтә. Бу шартларда дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге даими төзәтмәләр кертү һәм камилләштерү кирәклеген күз алдында тота.

Утырышта ришвәтчелеккә каршы алып барылган эш турындагы доклад белән шулай ук муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов, массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова чыгыш ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев