Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәис Мостафин: «Безнең алдагы бурыч – штатны яшь белгечләр белән тулыландыру»

Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким, районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм структура подразделениеләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Вакытлыча йогышлы авырулар дәваханәсе пациентларын 290нан артык көн кабул итә

Үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин үзәк район дәваханәсе эшчәнлегенә бәя бирде. Ул узган елның гадәттәгечә булмавын ассызыклап үтте. Пандемия аркасында медицина, шулай ук Чистай үзәк район дәваханәсе катлаулы вакытлар кичерде.

– Татарстан Президенты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Чистай районы башлыгы ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә узган елның 28 апреленнән махсус карар кабул ителгәнчегә кадәр вакытлыча йогышлы авырулар дәваханәсе яңа коронавирус белән авыручыларга махсус медицина ярдәме күрсәтү буенча үз эшен башлады, – диде баш табиб.

Госпиталь 2нче шәһәр дәваханәсе стационары базасында Кама аръягы округында урнашкан районнар өчен 129 урынга исәпләнгән иде. Медучреждение 290нан артык көн пациентлар кабул итте.

Коронавируска 9 меңгә якын тест үткәрелде

Пандемия вакытында амбулатор ярдәм катгый шартларда үткәрелде. Медсоветта Рәис Роберт улы махсус бригадалар һәм фельдшерлык ярдәме турында хисап тотты.

– Температуралы авыруларны кабул итәр өчен «кызыл зона» булдырылды. Коронавирус инфекциясенә анализ алу өчен бригадалар оештырылды. Барлыгы 8946 материал алынды, – дип аңлатма бирде ул.

Моңардан тыш, температуралы авыруларга өйдә ярдәм күрсәтү өчен өч фельдшерлык бригадалары оештырылды. Амбулатория шартларында яңа коронавирус инфекциясенә шикләнелүче 746 пациентка ярдәм күрсәтелде. Узган елның 17 ноябреннән алар бушлай дару препаратлары белән тәэмин ителәләр. Бу эштә волонтерлык хәрәкәте гамәлдә.

Вакцинация турында да сөйләштеләр. Беренчеләрдән булып коронавирустан прививканы риск төркеменә керүче медицина хезмәткәрләре ясатты. 18 гыйнвардан вакцинация бар кешегә дә ясала башлады.

– Кешеләр пандемиядән ардылар. Ике вариант кына бар: авырарга яисә вакцина ясарга. Вакцина безгә бу түзеп тормаслык режимнан котылырга, инфекция белән идарә итәргә һәм тулы тормышка кайтырга мөмкинлек бирә, – дип белдерде Рәис Роберт улы.

Кама аръягындагы җиде районга провизор госпитальләр җәелдерелде

Дәваханәдән тыш пневмониягә шикләнелүче 15 яшьтән зуррак пациентларны диагноз ачыкланганга хәтле провизор госпитальгә урнаштыралар.

Баш табиб хәбәр иткәнчә, профильләре үзгәртелгән медучреждение­ләр Кама аръягының җиде районына Чистайда, Алексеевск, Спасс, Нурлат, Әлки районнарында җәелдерелде. Гомуми койка фонды 106урын тәшкил итә, хезмәт күрсәтелүчеләр саны 240 меңгә якын кеше тәшкил итә.

Чистайда провизор йогышлы авырулар бүлеге базасында җәелдерелде. Коронавирус инфекцисеннән шикләнелүче балаларны диагноз ачыкланганга кадәр кабул итү Ленин урамы 63 йортта урнашкан тернәкләндерү һәм дәвалау бүлегендә үткәрелә.

Күкрәк читлеге органнарын тикшерү дүрт тапкырга арткан

Чистай үзәк район дәваханәсендә амбулатор РКТ-үзәк принцибы буенча комьпютер томографиясе үткәрү оештырылды. Өйдә дәваланучы, шулай ук провизор госпитальләрдә ятучы дәваханәдән тыш пневмониягә шикләнелүче пациентларны күкрәк читлегенә диагностика үткәрү өчен РФ сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә һәм эпидемиологик режимга каршы кагыйдәләрне үтәп, «кызыл коридор»ның катгый куелган эш вакытында ашыгыч ярдәм машинасы алып килә.

– 2020 елның ноябрендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында безнең тарафтан РКТ аппараты рекордлы кыска вакытта, югалтуларсыз алыштырылды. 2020 елда күкрәк читлеген тикшерүчеләр саны 2019 ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга артты, – дип хәбәр итте баш табиб.

Диспансерлаштыру беркайчан булмаганча бик кирәк

Пандемиядән килгән зыян турында да сөйләштеләр. Узган ел Чис­тай үзәк дәваханәсенең структура подразделениеләренең көйләнгән эшенә төзәтмәләр кертте. Кызганычка каршы, эпидемиологик вәзгыять тулы күләмдә халыкны диспансерлаштыруга мөмкинлек бирмәде. 23 664 кешене диспансерлаштыру планлаштырылган булса, анда бары 5084 кеше генә тикшеренгән.

 

Белешмә

Исегезгә  төшерәбез: диспансерлаштыруны 40 яше тулмаганнар, түбәндәге елларда туучылар мәҗбүри үтәргә тиеш: 2003, 2000, 1997, 1994, 1991, 1988, 1985, 1982. 40 яше тулганнарга исә сәламәтлекләрен һәр елны тикшертеп тору мәҗбүри.

 

Балалар саны туу кими

Әлеге күрсәткеч барлык республика буенча кимеде. Узган ел Чистай районында 652 бала туды. Барлыгы җирле перинаталь үзәктә 894 бала туды. Бу исә 2019 ел белән чагыштырганда 15 балага күбрәк дигән сүз.

– Чит шәһәрләрдән килеп бала табучылар күбәя бара: соңгы дүрт ел эчендә ул 41 дән 53 процентка үсте. Бу исә коллективның эшенә югары бәя бирелүе, безнең бала табу йортының башка районнар алдында дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйли, – диде Рәис Мостафин.

 

Хәзерге вакытта хатын-кызлар консультациясе бала табу яшендәге 16 мең хатын-кызга хезмәт күрсәтә. 2018 елда хатын-кызлар консультациясенең акушер-гинекология участогына индикатив күрсәткеч ягъни хатын-кызларның аборттан баш тарту күрсәткече кертелде. Комплекслы якын килү, психолог, акушер-гинеколог һәм бер атна тынлык атнасы кертелү ярдәмендә узган ел аборттан 19 хатын баш тартты. 2019 ел белән чагыштырганда йөклелекләрен ясалма юл белән өздерүчеләр 27 гә азрак. Нәтиҗә буларак, демографик әһәмиятле күрсәткеч булып 46 саклап калынган гомер тора.

Кан әйләнеше системалары авырулары – үлем-китем­нәр­нең төп сәбәбе

Узган ел 2019 ел белән чагыштырганда миокард инфарктыннан үлүчеләр саны 23 кә кимрәк. Госпитальга кадәр үк тромболизис 46 кешегә ясалган. Бу исә күрсәткечләрнең 100 процентын тәшкил итә.

Яңа шешләрдән үлүчеләр саны 166дан 100гә кадәр кимегән. 2019 елда бу күрсәткеч 194,4 булган. Бу 26 кешегә аз дигән сүз. Республика буенча әлеге күрсәткеч 100мең кешегә 186,8 тәшкил итә.

2020 елга Чистай районында гомуми үлүчеләр күрсәткече 1000 халык башына 18,6 промилле тәшкил итә.

– Ел авыр булды, әмма «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төп күр­сәткечләрне безгә үтәп чыгу на­сыйп булды. Татарстан Республика­сының муниципаль районнары ара­сында үлем-китем буенча без 19 урынны билибез. Исегезгә төшерим, 2019 елда без 39 урында идек, – дип аңлатма биде Рәис Роберт улы.

Медиклар иң алгы сафларда эшләделәр

Пандемия вакытында белгечләр арасында эштән китүчеләр дә күп булды. Барысы да бу катлаулы сынауны үтә алмады, без 38 табибыбызны югалттык. Табиблар җитешмәүгә карамастан, дәүләт медицина учреждениеләре арасында Чистай үзәк дәваханәсе 45 муниципаль берәмлек эчендә 12 урынны били. Табибларга кытлык проблемасын аларның квалификацияләрен күтәреп һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү юлы белән хәл итәргә мөмкинлек булды,14 белгечебез профилен үзгәртте, – дип билгеләп үтте баш табиб.

Үлем-китемне киметергә, кадрлар җитешмәвен бетерергә

Үзенең докладын йомгаклап, Рәис Мостафин катгнашучыларның игътибарын киләсе елга билгеләнгән мәсьәләләргә юнәлтте.

Бу халыкның уртача үлемен, шулай ук хезмәт яшендәге кешеләрнең үлемен киметү, хроник авырулары булган пациентларны диспансер күзәтеп торуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, кадрлар сәясәтен үстерү, грант ярдәмен алу өчен эшләр. Киләсе елда шушы мәсьәләләр өстендә эшләү күздә тотыла.

Район башлыгы Дмитрий Иванов сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Чис­тай үзәк дәваханәсе эшенә уңай бәя бирде, районда һәм республикада күрсәткечләрне бергәләп яхшыртырга чакырды. Очрашу хезмәтләрендә тырышлыклары белән аерылып торган хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды. Ул барлык медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә халык сәламәтлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан нәтиҗәле эш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев