Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рейдлар су өстендә дә, яр буенда да уза

Быел су коенган ике ир-атның гомере фаҗигале тәмамланган.

Эссе көннәрдә күпчелек кешеләр сулыкларга тартыла. Шуңа күрә җәй буе диярлек кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Чулманда даими рәвештә суда иминлек буенча рейдлар үткәрәләр.

Алар Чулман акватория сендә дә, пляж зонасында да патрульлек итәләр. Рейдларның берсендә дәүләт инспекторы Михаил Марфин белән бергә без дә катерда киттек. «Макарыч» дип аталучы беренче көймә без ярдан кузгалуга ук каршыбызга килеп чыкты.

– Хәерле көн! Дәүләт инспекторы Михаил Марфин. Документларыгызны күрсәтегезче, – ди Михаил Геннадьевич көймә белән идарә итүче ир-атка мөрәҗәгать итеп һәм өстәп куя. – Коткару жилетларын күрсәтүегезне дә сорыйм.

Тикшерү барысының: документларның да, коткару чараларының да тәртиптә булуын күрсәтте. Көймә хуҗасы да, аның пассажирлары да, суда иминлек мәсьәләләренә җитди карауларын билгеләп үттеләр.

– Мин кече күләмле көймәләр белән 1971 елдан бирле идарә итәм. Моңа кадәр резин көймәдә йөрдем, хәзер менә бераз зурракны алдым һәм аңа әтием хөрмәтенә шундый исем бирдем. Кагыйдәләрне һәрвакыт үтим һәм коткару чаралары да көймәдә һәрчак бар. Хәер, үзебез дә тыныч кына йөрибез, зур тизлек белән кумыйбыз, – ди Константин.

Даниил Минкин да су өстенә көймәдә һәрвакыт тулы әзерлекле булып чыга. Аның кече күләмле көймә белән идарә итү стажы ике елга якын. Яшь кеше барлык кагыйдә ләрне үти һәм үз иминлеге турында кайгырта. Инспектор тикшерүе вакытында аның өстендә коткару жилеты, ә көймәсендә бөтен кирәкле әйберләр дә бар иде.

– Һәркем ярда булганда ук үз иминлеге турында уйларга тиеш. Көймәне суга батучыларны коткару чараларының җыелмасы белән комплектлау авыр түгел бит. Хәтта быел да суда һәлак булу очраклары бар, ә фаҗигаләрнең барысы да кагыйдәләрне үтәмәү аркасында килеп чыга, – ди Даниил.

Эссе һава торышы урнашу белән кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мондый рейдларны даими рәвештә үткәрәләр. Кичке вакытта сулыклар даими күзәтелә. Инспекция хезмәткәрләре ял көннәрендә дә кизү торалар, чөнки бу вакытта көймәләрдә һәм яр буенда ял итүчеләр күбәя.

– Патрульлек итү барышында без кече күләмле көймәләрне, аларның кирәк-яраклар белән тәэмин ителешен тикшерәбез. Әгәр көймә теркәлергә тиеш булса, документларны: көймә билетын, кече күләмле көймәләр белән идарә итү хокукына таныклыкны тикшерәбез. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, әгәр кечкенә көймәнең озынлыгы 4 метрдан артмаса, анда булган барлык кешеләр коткару жилетлары кияргә тиеш. Ә су транспорты 4 метрдан озынрак булса, жилетлар кул астында булырга тиеш, аларның көймәдә булуы мәҗбүри. Еш кына без ачыклаган кагыйдә бозулар нәкъ менә шуның белән бәйле, – дип аңлата Михаил Марфин.

Михаил Геннадьевич билгеләп үткәнчә, хәзер кешеләр тәртиплерәк була баралар, кагыйдәләрне үтәргә тырышалар һәм үз иминлекләрен кайгырталар.

– Кагыйдәләр үтәлгән очракта, су өстендә көймәдә йөргәндә сезнең белән куркыныч хәл килеп чыкмаячак, – ди безнең икенче әңгәмәдәшебез Владимир Зайцев, аны без көймә станциясендә очраттык. – Суда юлдагы кебек хәрәкәт итү полосалары һәм билгеләре юк. Шуңа күрә бик игътибарлы булырга, кече күләмле көймә белән идарә иткәндә тизлекне арттырмаска. Мин, мәсәлән, һәрвакыт шушы кагыйдәләргә таянам.

Рейдлар су өслегендә генә түгел, яр буенда да уза. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, башкарма комитет, административ-техник инспекция вәкилләре составыннан торган мобиль патруль төркемнәре кешеләр яр буенда күпләп ял итә торган территорияләрне даими тикшереп торалар. Коену өчен билгеләнмәгән урыннарга аерым игътибар бирелә. Быел ике чистайлыга су процедураларын моның өчен тыелган урыннарда кабул иткәннәре өчен штраф салынган.

– Статистика күрсәткәнчә, суда һәлак булуның төп сәбәбе – рөхсәт ителмәгән урыннарда, шул исәптән исерек хәлдә коену, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Ни кызганыч, быел безнең районда да ике фаҗигале очрак килеп чыкты: ике ир-ат батып үлде. Шуңа күрә без кисәтү эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез.

Татарстан сулыкларында коткару җәмгыяте әгъзалары белән бергә коенучылар белән әңгәмәләр уздырабыз, белешмәлекләр таратабыз, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында исләренә төшерәбез, коткару чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйлибез, күрсәтәбез, – ди кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев