Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республиканың баш автоинспекторыннан бүләк

Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар үзләренең рәсми шефлары - ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгыннан кабат бүләк алдылар.

Бу юлы аларга республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов килде һәм кунакка хас булганча бүләкләр белән. Әйтергә кирәк, узган ел ул инде биредә булып, социаль учреждение коллективына ВАЗ-2107 машинасыннан ачкычлар тапшырган иде. Һәм менә балалар белән яңа очрашу, аларның тормыш, көнкүреш шартлары белән танышу. Алар формадагы кешеләрне урап алдылар һәм түземсезлек белән үз сорауларына җаваплар көттеләр, ә алар шактый булды. Республика ЮХИДИ идарәсеннән малайлар һәм кызлар бүләк сыйфатында күчмә баскетбол боҗрасы алдылар, шулай ук туган көннәрен билгеләп үтүче ике балага бүләкләр тапшырылды.
-Без хезмәттәшлек итәргә әзер, мөмкинлек булганда балалар йортына, анда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итәргә тырышырбыз, - дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов. Кухняда киләчәктә яңа, заманча җиһаз барлыкка килсә бик урынлы булыр иде, кунак үзе моны игътибарга алды.
Әлеге очрашуда булган Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов балалар йортында тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль тормышта үз урыннарын табалар, билгеле уңышларга ирешәләр дип ассызык­лады. Менә бу юлы да ул республика конкурсларының берсендә призер булганнарны сөенеп котлады. Рифкать Миңнеханов малайлардан һәм кызлардан һәрвакытта да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтисезме дип кызыксынды. Җаваплар, әлбәттә, куандыра һәм алар чыннан да эчкерсез дип өметләнәсе килә. Оештырылган яшь хәрәкәт инспекторлары отрядының уңышлы эшләве дә билгеләп үтелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын пропагандалау педагог­лар коллективы эшчәнлегендә даими чагылыш таба. Балалар, ни кызганыч, юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар һәм аларны бәла-казалардан саклау беренче чиратта олылардан тора.
Малайлар һәм кызлар бу кичне шефлар алдында бурычлы булып калмаска тырыштылар, күрсәткән игелекләре өчен яхшылык белән җавап бирделәр. Балалар алар өчен зур булмаган концерт программасы әзерләгәннәр һәм чыгышларыннан соң көчле алкышлар ишетеп сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев