Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Республика турында катнашачаклар

    "Интернет-долголетие" һәм "Компьютерный ликбез" акцияләре кысаларында үткәрелгән өченче яшь олимпиадасында Рушания Вафина җиңде.

    Ул актив файдаланучы, үз сайты бар. Олимпиаданың муниципаль туры Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы базасында узды. Анда "Өченче яшь университеты" дәүләти булмаган белем бирү учреждениесендә 2011-2012 уку елында компьютер грамотасы нигезләренә өйрәнүче пенсионерлар һәм элеккеге эш урыны буенча хәйрия акциясе кысаларында укыган предприятие һәм оешмалар ветераннары катнашты. Олимпиадада катнашучыларны мәшгульлек үзәге җитәкчесе Владимир Пономарев сәламләде. Биш бирем тәкъдим ителде: коммуналь хезмәтләргә барлык чыгымнарны исәпкә алып еллык пенсияне исәпләргә, компьютер грамотасына өйрәтү курслары турында язарга, җир участогы белән йорт проекты булдырырга, Интернеттан 1 апрельдән пенсияләр арту турындагы мәгълүматны табарга, вируска каршы тест үткәрергә.
    Конкурс биремнәрен үтәү нәтиҗәләре буенча икенче урынны Людмила Андреева, өченче урынны Станислав Филиппов алдылар. Соңгысы "Иң яхшы компьютер докторы" номинациясендә дә җиңүче булды һәм олимпиада җиңүче Рушания Вафина белән бергә Казан шәһәрендә узачак рес­публика олимпиадасында безнең муниципаль район исеменнән чыгыш ясаячаклар.
    "Иң яхшы графика дизайны" номинациясендә иң югары нәтиҗәне Марс Гайфетдинов күрсәтте, Виктор Максимов офис программаларыннан иң оста файдаланучы булды. Акция кысаларында инде 90 кеше компьютер грамотасы нигезләре буенча белем алды, хәзерге вакытта 180 кеше укый. Бу өлкән яшьтәге кешеләргә дәүләт электрон хезмәтләре алганда компьютер технологияләреннән активрак файдаланырга ярдәм итәчәк. Җиңүчеләр һәм призерлар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәевнең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, кыйммәтле бүләкләр алдылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      83
      0
      0
    Ночной режим