Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика комиссиясе бәя бирде

Чираттагы Чистай муниципаль районы башлыгы каршында коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы эчке эшләр бүлеге, ФСБ җитәкчеләре, Совет һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында узды. Комиссия утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов алып барды (рәсемдә).

Республика экспертлар төркеме комиссиясенең октябрьдә муниципаль коррупциягә каршы комиссиянең, җирле үзидарәнең барлык органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тикшерү нәтиҗәләре утырышның төп темасы булды.
Республика тикшерүчеләре биргән төгәл мәгълүмат белән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р.Хамматов чыгыш ясады. Искәрмәләр, ачык­ланган кимчелекләрне төзәтү буенча күрсәтмәләр бирелде. Аерым алганда, документлар, коррупциягә каршы комиссиянең утырыш протоколларын алып бару, аның карарларын вакытында башкару буенча. Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлештәге темаларны киңрәк яктыртырга тәкъдим ителде. Моннан тыш, муниципаль район җитәкчелегенә үз эшләрендә җитешсезлекләр җибәргән дәүләт хезмәткәрләренә карата тиешле йомгаклар ясарга һәм якын арада ТР Президентына кимчелекләрне юк итү буенча кабул ителгән чаралар турында мәгълүматны әзерләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев