Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика хөкүмәте татарстанлыларның шикаятьләрен ишетте

ТР Президенты аппаратына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) түләү мәсьәләләре буенча гражданнардан күп санлы мөрәҗәгатьләр керә.

Әгәр элек ОДН электр энергиясенә һәм су өчен генә кулланылган булса, хәзер исә аңа җылылык белән тәэмин итү дә кушылды. Күптән түгел премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, еш кына ОДНнар куллану идарәче компанияләрнең исәпләшмәүләренә, халыкның урлауларына, тәэмин итүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның тиешле контрольда тотмауларына бәйле.
Хәзер закон дәрәҗәсендә ТР Административ кодексына үзгәрешләр кертү әзерләнә, бу халык урлауларының һәрбер очрагын карарга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, һәрбер урлау очрагын аерым, идарәче компания генә түгел, ә йортта яшәүчеләр катнашында карарга кирәк.
Явыз түләмәүчеләр аркасында намуслы гражданнарның зыян күрүенә юл куймаска. Муниципаль берәмлекләрдә идарәче компанияләр, ТСЖ, ЖСК катнашында "түгәрәк өстәлләр" уздырырга планлаштыралар. Анда электр энергиясен, суны, җылылыкны ничек урлаулар мисаллары күрсәтеләчәк, һәм моның өчен нинди санкцияләр караганы турында сөйләнәчәк. Чис­тай да бу проблемадан читтә калмады. Су буенча ОДН мәсьәләсе гадәткә керде, электр энергиясе өчен дә ОДН түләүләре проблемасы бар. Кайбер чистайлыларда энергосбыт тикшерү уздыру нәтиҗәсендә электр энергиясе өчен бурычлары булганнарга, аларны электр тәэмин итүеннән өзде, әмма күпләр үз белдекләре белән электр челтәренә тоташканнар, сүз уңаенда, электр исәпләгечләреннән башка. Намуслы түләп баручыларга ОДН өчен зур суммалар килүе билгеле инде.
Судан бушлай файдаланучылар да табылган. Магнитлар кулланмыйлар, чөнки җитештерүче детальләрне тимердән түгел, ә пластмасстан ясый. Хәзер струбцина уңыш казана, аның ярдәме белән су куллануны минимумга кадәр җиткергәннәр. Ә бит каядыр кимесә, башка җирдә артты дигән сүз. Һәм билгеле булганча инде, су буенча ОДНга өстәлә, ә аны кабат намуслы гражданнар түләргә мәҗбүр. Җылылык өчен ОДН кертү дә утка май өстәде, хезмәт күрсәтүчеләр еш кына җылылык саркуын яшәүчеләр сыртына салалар, ә бу кайвакыт зур суммага әверелә.
Болар барысы да идарәче компанияләрнең бернинди дә карарлар кабул итмәвенә зарланып гражданнарның муниципаль район башкарма комитетларына хатлар язуга китерә. Соңгылары исә еш кына идарәче компанияләрнең, ТСЖ, ЖСКларның эшчәнлегендә ачыклык булмау факты борчыган халык яклы түгел, ә идарәче компанияләр яклы булып чыга. Хәзер идарәче компанияләрне, ТСЖ, ЖСКларны эшчәнлек турында мәгълүматны ачык итәргә мәҗбүр иттеләр. Дөрес, барысы да ачык мәгълүматлар күрсәтмәделәр. Хәзер бу юнәлештә ТР Дәүләт торак инспекциясе эшли, ул инде кайбер торак оешмаларын җәзага тартты. Торак һәм коммуналь структураларга эшчәнлек турында мәгълүматны ачыкламыйча калдыру файдасыз булу шартлары тудырыла. Шул очракта күп проблемалар чишелер иде. Торакчыларны кабак прокурор тикшерүләре көтәдер, мөгаен, шул исәптән ОДН түләүләре буенча да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев