Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика буенча сайлаулар нәтиҗәләре хәбәр ителде

ТР Министрлар Кабинетында узган видеобрифингның темасы РФ Президентын сайлау йомгаклары булды. Аны ТР Үзәк сайлау комитеты рәисе А. Фомин алып барды.

Ул сайлаучыларның килүе, гадәттәгечә, югары булды һәм 83 проценттан артыграк тәшкил итте, иң күп тавышны В. Путин-82,70,Г. Зюганов -9,66, М. Прохоров -2,93, В. Жириновский-2,23,С.Миронов -1,76 процент җыйды дип билгеләп үтте. Сайлау алды кампаниясе барышында бернинди бозулар теркәлмәгән. Сайлау участокларында видеокүзәтү алып барылган, ерак һәм якын чит илләрдән, сәяси партияләрдән күзәтүчеләр булган. Сайлау алды кампаниясе барышында һәм тавыш бирү көнендә "кайнар линия" телефоннары эшләгән, барлык гаризалар шунда ук каралган. Әлеге сайлауларның үзенчәлеге шунда, яшь буын вәкилләренең саны якынча 700 мең, ә беренче тапкыр тавыш бирүчеләр якынча 10 мең тәшкил иткән. Кайбер районнарда бер үк вакытта муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев