Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ремонтант бакча җиләген ничек тәрбияләргә

    Бакча җиләгенең әлеге сорты башкалардан бер сезонда ике тапкыр җиләк уңышы бирүе белән аерылып тора.

    Хәзер эссе һава торышы тора, һава температурасы төш вакытында 30 градус­ка җитә һәм аннан да артып китә. Җиләк астындагы туфракның 3-5 см тирәнлектә дымлы булуын тикшереп торырга кирәк.
    Ремонтант бакча җиләгенең беренче уңышы җыеп алынды инде, хәзерге вакытта җиләк тамырларына зыян китермичә, туфракны чүп үләннәрдән чис­тартырга һәм йомшартырга кирәк. Яз көне туфракны казып йомшарткан булсагыз, хәзер моны эшләргә кирәк түгел.
    Шулай ук үсентеләргә яңа уңыш бирсеннәр өчен көч бирергә - минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк. Түтәлнең һәр квадрат метрына 30-40 грамм матдә кертү зарур. Аммофоска кулланырга тәкъдим итәм, анда бакча җиләге өчен кирәк булган фосфор, азот, калий, күкерт кебек барлык минераллар да бар. Бакча җиләгенең бердәнбер дош­маны - хлор. Әлеге матдә булган ашламаларны кертмәгез.
    Мул уңыш алыгыз!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: