Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иң яхшы комбайнчылары исемнәре аталды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгында иң яхшы 500 комбайнчыны билгеләделәр, алар арасында чистайлылар да бар.

Июль аенда «Иң яхшы комбайнчы-2019» республика конкурсы игълан ителгән иде, анда агросәнәгать комплексының 1,5 меңгә якын хезмәткәре катнашты. Урып-җыю кампаниясе вакытында иң яхшы комбайнчыларны ачыклау өчен мониторинг уздырылды. Һәм менә министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп ашлык суктыру һәм чаптыру мәйданнары күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәсендә 500 җиңүчене билгеләде. Алар арасына 8 чистайлы керде.

«Хузангай» хуҗалыгыннан Галиулла Гобәйдуллин «Клаас Тукано-430» комбайнында урак вакытында 655 гектар мәйданда 1638 тонна ашлык суктырган. «Чистай» агрофирмасыннан комбайнчы Таһир Габетдинов «Нью Холланд СХ-6090»да 762 гектар мәйданда 1372 тонна ашлык суктырган.

 «Чистай» агрофирмасыннан Михаил Осипов та югары нәтиҗәләргә ирешә, ул «Нью Холланд СХ-840» комбайнында 743 гектар мәйданда 1337 тонна ашлык җыеп алган. «КЗС-1218» комбайнында эшләгән «Хузангай» хуҗалыгыннан игенче Денис Чапурин 518 гектар мәйданда 1295 тонна ашлык суктырган.

 «Акрос-550» комбайннарында эшләгән «Хузангай» хуҗалыгыннан өч игенче дә алдынгылар рәтендә: Фәргать Мингалимов – 652 гектар мәйданда 1630 тонна, Ирек Зарипов – 639 гектар мәйданда 1598 тонна, Дауд Шәрәфетдинов 586 гектар мәйданда 1465 тонна ашлык җыеп алганнар.

«Закамье Агро» хуҗалыгыннан комбайнчы Артур Шәрәфетдинов «Акрос-530»да 481 гектар мәйданда 1313 тонна иген суктырган. Барлык механизаторлар да акчалата премияләр алачак. Чистайлыларны котлыйбыз, авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев