Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда коену өчен рәсми урыннар юк

Җәй җитте, пляж сезоны башлануга да озак калмады.

Эссе һава торышы урнашуга ук чистайлылар сулыкларга тартылачак. Гадәткә кергәнчә, күпләр пляж дип аталган урынга юнәләчәк, кемдер су буендагы комда кызынырга, ә кемдер коенырга барачак.

Практика күрсәткәнчә, коенырга теләүчеләр аз түгел. Әмма Роспотребнадзор белгечләре Чулманда, аерым алганда, пляж территориясендә су керергә киңәш итми. Моның сәбәбе – су сыйфатында.

– Чистайлыларның гадәти коену урыны – «Кама» яр буе паркы янындагы сулык микробиологик күрсәткечләр буенча гамәлдәге санитар кагыйдәләргә туры килми. Без алган су пробалары термотолерант колиформа бактерияләренең саны санитар нормадан 1,5 тапкыр артып китүен күрсәтте, – дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Чистай районында су коену өчен рәсми рәвештә теркәлгән урыннар юк.

Территориаль бүлек коену сезоны башланганчы пляж һәм халык күпләп ял итә торган урыннар хуҗаларына әлеге объектларны санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китерергә, су объектын туры килүе турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә булганда гына файдалануга тапшырырга тәкъдим итте.

Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәр пляжы территориясе массакүләм ял итүгә әзер. Ком һәм елга төбе чүп-чардан чистартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев