Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район тарихы җитәкчеләр биографияләрендә һәм язмышларында

Беренче бишьеллык еллары.

30 нчы еллар башына республикада күмәк коллективлаштыру өчен актив хәрәкәт башланды. Крестьяннарның колхозларга берләшүе 1934 ел азагына тәмамланды. Бу халык хуҗалыгында моңа хәтле күрелмәгән уңышлар вакыты иде. Безнең район кырларына 26 «Фордзон-Путиловец» тракторларыннан торган «Парк» трактор колониясе чыкты.

 

«Красный Путиловец» Ленинград трактор заводы тракторлары безнең илебезнең «тракторлаштыру»да иң күркәм символлары булды. 1924-1933 еллар чорында завод тарафыннан 36 меңнән артык авыл хуҗалыгы машинасы чыгарылды. Авылда трактор барлыкка килү илебезнең күпчелек төбәкләре тормышында әлеге чорның истәлекле вакыйгасы булып истә калды, шулай ук ул күп кенә торак пунктлар елъязмасында тарихка кереп калды. Тимер ат руленә хатын-кызлар утырды. Шуларның берсе – В.Е. Потасьева Чистай МТСының беренче тракторчысы. 1934 елда ул «Иң яхшы җир сөрүчегә- хезмәт алдынгысына» исемле билге белән бүләкләнә.

 

1932 елда Чистай районы Татарстанда икмәк әзерләү планын үти һәм дәүләткә миллион пот икмәк тапшыра. Авыл хезмәтчәннәре ТАССР Халык комиссарлары советының һәм ВКП(б) өлкә комитетының байрак­лары белән бүләкләнделәр. 1933 елда киләчәктә авыл хуҗалыгы җитештерүен күтәрү өчен яңа җиңү яулана – язгы чәчү сигез көндә тәмамлана. Чистай районы республиканың күчмә Кызыл Байрагына лаек була.Авыл хуҗалыгы кызу темплар белән үсә башлый.1933 елдан район кырларында кырлардан урыпҗыюларны комбайннар ярдәмендә башкара башлыйлар. Уңышны күтәрү өчен дөрес чәчү әйләнешен, туңга сөрүне, җирләрне иртә парландыру, рәттән чәчү, кырларга ашлама кертү, кар тоту ,иртә яз белән һәм кыш алдыннан чәчү эшләре кебек эшләр башкарыла. Районга Чистай шәһәрендә һәм Каргалы авылында урнашкан ике машина-трактор станциясе хезмәт күрсәтә.

 

Шәһәр сәнәгате дә көчле үсеш ала. «Кызыл двигатель» заводы эшчеләре Татарстанда беренчеләрдән булып социалистик ярышка кушылдылар. Атлар белән суктыру машиналары, приводлар җитештерүдән, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаудан соң 1934 елда предприятие җитештерүнең тагын да катлаулырак төрләренә күчә. Шулай итеп, «агитка» («американка») типография басу машиналарын әзерләү үзләштерелә.

 

Затонда судоремонт заводы­ның яңа корпуслары төзелә, «Красная Звезда» урман заводы, спирт заводы, «Тегүче» артеле төзелә. Көчәнеше 9 мең киловаттка җиткән электр станциясе сафка бастырыла.

 

Яшь Татарстан Республикасы өчен Чистай кадрлар чыныктыра торган үзенчәлекле урын да була. Район һәм республика күләмендә күп кенә җитәкчеләр үз карьераларын нәкъ менә Чистай җирендә башлыйлар. Партия хезмәткәрләре дә – Чистай совет партия мәктәбен тәмамлаучылар. Әлеге уку йорты шәһәрдә 1921 елда барлыкка килә. Совет партия мәктәбенең төп бурычы булып барлык түбән партия, совет һәм һөнәри ячейкалар һәм инстанцияләр хезмәткәрләрен әзерләү тора. Аларда уку курсы Главполитпросветның уку планы һәм программалары буенча төзелә. 1925 елның июнендә Чистай совет партия мәктәбе районныкына үзгәртеп корыла һәм «Чистрпольская районная советско-партийная школа 1-й ступени при Татглавполитпросвете» дип атала башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев