Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советы һәм шәһәр башкарма комитеты структураларына үзгәрешләр кертелде

Яңа ел алдыннан муниципалитета шәһәр һәм район Советлары утырышлары булды.

Совет утырышын район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Депутатлар район бюджетына, милеккә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр, Советның эш планын расладылар.

Чистай районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова хәбәр итте. Үзгәрешләр бюджетның керем өлешенә дә, чыгым өлешенә дә кагылды.

– Керем 99 миллион 875 мең сумга арта. Шул исәптән, 27 миллион 700 мең сумга үз керемебез үзгәрә. Моннан тыш, физик затлар кеременә салымнар буенча 27 миллион сум акча керде, барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча шактый артты – 72 миллион 175 мең 900 сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Ул шулай ук Чистай районы бюджетыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү очраклары һәм кагыйдәләре турында да мәгълүмат бирде.

– Ел дәвамында район бюджетыннан депутатлар корпусы карары яки Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча төрле максатларны үтәү өчен башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирелә. Шәһәр һәм авыл бюджетларына акча бүлеп бирү өчен башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе кирәк. Мин норматив базаны үтәү өчен бу тәртипне кабул итүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга финанс-бюджет палатасы җитәкчесе.

Чистай районы Советының эш планы турында район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сөйләде. Әлеге проект безнең Советның барлыгы алты депутат комиссиясендә дә каралды һәм барлык депутатлар тарафыннан хупланды.

Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов район Советы структурасына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.

– 2020 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының методик тәкъдимнәре кабул ителде, аларда җирле үзидарә органнары бүлекчәләренең тәкъдим ителә торган структуралары расланды. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, 2022 елга җирле үзидарә органнары структурасында берәр хезмәткәр булган бүлекләр була алмый. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарында булган штат вазифаларын бүлү хисабына район Советы структурасына үзгәрешләр кертелде. Әлеге карарны хуплавыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Равил Рафаэль улы.

Утырышта катнашучы депутатлар әлеге карар проектын бертавыштан расладылар. Моннан тыш, депутатлар корпусы элегрәк кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертте һәм муниципаль милектән тапшырылырга тиешле мөлкәт исемлеген раслады.

Шул ук көнне район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә шәһәр Советының 2021 елда йомгаклау утырышы узды.

2021 елга һәм 2022-2023нче елларның планлы чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Бюджет кереме кире кайтарылмый торган акча хисабына арта, дип билгеләп үтелде. Үзгәрешләр шулай ук бюджет ассигнованиеләренең аларны алучыга күчүе белән дә бәйле. Әлеге сумма шул ук алучыда үзгәрешсез калачак, әмма бюджет классификациясе коды үзгәрәчәк.

Наталья Карманова шулай ук «Һөнәри керемгә салым буенча салым потенциалының үсешен стимуллаштыру максатларында алынган башка бюджетара трансфертлар хисабына гамәлгә ашырыла торган чыгымнарны юнәлдерү турында»гы элегрәк кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертү хакында да сөйләде.

«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге милкенә мөлкәтне кабул итү турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

Торак сәясәте бүлеге начальнигы Халидә Нуруллина мөлкәтне шәһәр милегенә кабул итү зарурлыгына бәйле рәвештә, мөлкәт исемлеген раслау турында доклад белән чыгыш ясады.

– Бу мөлкәт гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү максатларында Чистай районы тарафыннан муниципаль контракт буенча сатып алынган торак урыннар составына керүче фатирлардан тора. Программаны тормышка ашыру һәм гражданнарны күчерү өчен торак Чистай шәһәре милегенә тапшырылды. Гражданнарның найм килешүләре буенча яшәү фактлары ачыклану нәтиҗәсендә, бездә 18 фатир буш калды. Элегрәк контрактны үтәүне тәмамлау һәм фатирларны

фондка кайтару максатыннан, без бу фатирларны Чистай районы милегенә кайтара идек. 13 фатир кире кайтарылды. Әмма 5 фатир кайтарылмыйча торды, чөнки алар буенча суд карарлары чыгарылмаган иде. Безгә әлеге фатирларны район милегенә кайтарырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте Халидә Нуруллина.

Депутатлар тапшырылырга тиешле мөлкәт исемлеген расладылар, шулай ук «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты структурасына һәм элегрәк кабул ителгән карарларга бертавыштан үзгәрешләр керттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев