Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советы каршында Яшьләр парламенты төзеләчәк

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә муниципаль район Советының шушы сос тавта соңгы утырышы булды.

2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Чистай муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Район бюджеты буенча соңгы карар 13 майда кабул ителде. Шул вакыттан бирле керем өлешендә дә, чыгым өлешендә дә үзгәрешләр булды. Яңа мәктәп төзелеше барышында коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны кайтару хисабына җирле бюджетка акча керде. Төзүчеләр безнең бюджет учреждениесенә тоташтырылган электр энергиясеннән файдаландылар. Хәзер алар бу чыгымнарны кайтардылар, – дип аңлатты Наталья Карманова. – Шулай ук кире кайтарылмый торган акча күчерүләр хисабына да артты. Республика бюджетыннан төп акча үзара салым программасы буенча, «Чистай» индустриаль паркын тотуга бүлеп бирелде. Моннан тыш, май боерыкларын гамәлгә ашыру өчен берничә транш килде. Авыл җирлекләре һәм иң яхшы ТҖСлары грантлары буенча шактый акча керде. Тренерларга, спортчы-инструкторларга ярдәм итүгә һәм территориаль җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләренә компенсация түләүләренә юнәлдерелгән чараларга зур суммада булмаган акча керде.

Чыгымнар өлешендә дә сизелерлек үзгәрешләр булды.

– Үзләренең калган акчалары өч учреждениедә хезмәт хакы түләүгә тотылачак. Май аеннан башлап резерв фонд акчалары янгында зыян күрүчеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә матди ярдәм итүгә юнәлдерелде. Пандемия чараларына 200 мең сумга якын акча тотылды, – дип хәбәр итте Наталья Анфиногентовна. Ул шулай ук бюджет акчаларын күчерү хисабына килеп чыккан үзгәрешләр турында да сөйләде.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе шулай ук «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенә эчке контроль һәм финанс менеджментының сыйфатына мониторинг үткәрү буенча шәһәр бюджетыннан вәкаләтләр кабул итү өлешендә җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең берникадәр өлешен тапшыру турында да мәгълүмат бирде.

– Әгәр сез бу карарны ка бул ит сәгез, әлеге функция ләр не төзел гән килешү нигезендә фи нанс-бюджет палатасы башкарачак, – дип билгеләп үтте Наталья Карманова.

Чистай районы һәм җир лекләрнең җирле үзидарәләре арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең берникадәр өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибе хакында Геннадий Осипов сөйләде.

– Әлеге карар проектында килешүләр төзү тәртибен раслау тәкъдим ителә. Вәкаләтләрне тапшыру килешүләре әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары арасында турыдан-туры, билгеле бер вакытка төзелергә, аларның гамәлдә булуларын туктату нигезләмәләре һәм тәртибе, башка критерияләр булырга тиеш, – дип ассызык лады Геннадий Николаевич.

Утырыш барышында депутатлар Чистай районы Советының «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милегендә булган муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибен раслау турында»гы карарына үзгәрешләр керттеләр һәм аны федераль законга туры китерделәр.

Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов Чис тай районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында сөйләде.

– Яшьләр парламенты Чис тай муниципаль районы Сове тының яшьләрнең хо кук ларын һәм законлы мән фәгатьләрен законнар белән җайга салу, аларның проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү эшчәнлегенә ярдәм итү, яшьләр өчен законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерү һәм Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырыла, – дип ассызыклады Дамир Мансур улы.

1 октябрьдә муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары вазифаи затларының вазифаи окладлары күләме 3 процентка индексацияләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар Советның «Муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында»гы һәм «Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының сайланулы вазифаи затла рының, контроль-хисап палатасы рәисенең хезмәт өчен түләү турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы элегрәк кабул ителгән карарларына үзгәрешләр керттеләр.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев